Чарада Илсур Метшин катнашты.
(KZN.RU, 21-нче сентябрь). Татарстан Президенты “Казан” агросәнәгать паркында эшләгән авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булып кайтты. Аны Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек җитештерү министры Марат Әхмәтов, ТР муниципаль районнарының башлыклары озата йөрде.
Ярминкәдә Казанга якын булган районнардан, аерым алганда Лаеш, Саба, Теләче, Арча, Алексеевск, Балык Бистәсе, Спас районнарыннан аграрлар алып килгән азык-төлек тәкъдим ителгән. Биредә бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш, ярмалар, он, шикәр, сөт ризыклары, колбаса эшләнмәләре, балык, ипи һәм башкаларны сатып алырга була.
Татарстан Президенты Агросәнәгать паркының сәүдә рәтләре буенча узды, азык-төлек ассортименты белән, сатучылар өчен булдырылган шартлар белән кызыксынды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, 21-нче сентябрьдән башлап Казанда авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча көзге ярминкәләр эшли башлый. Алар 30-нчы ноябрьгә кадәр шимбә саен, иртәнге 8-дән башлап кичке 5-кә кадәр эшләячәк. Продукцияне кулай бәядән шәһәрнең өч сәүдә мәйданчыгында сатып алып булачак: Дементьев урамы, 39 (123-нче номерлы профессиональ лицей каршында), Адоратский урамы, 21 (“Яңа Савин күпләп һәм берәмләп сату базары” ААҖ каршында), Дәрвишләр бистәсе, Совет урамы, 18 (Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты каршында).
Моннан тыш, авыл хуҗалыгы азык-төлеген сату буенча атна саен үткәрелә торган ярминкәләр “Казан” агросәнәгать паркы” ААҖ территориясендә (Аграр урамы, 2) дәвам итә.
Видеорепортаж