Казанның Башкарма комитетында - кадрлар үзгәреше
Муниципаль торак программалар дирекциясенең яңа җитәкчесе булып Айрат Хәлиуллин билгеләнде.
(KZN.RU, 23-нче сентябрь). Муниципаль торак программалар дирекциясенең яңа җитәкчесе булып Айрат Хәлиуллин билгеләнде. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр Айрат Хәлиуллин шәһәрнең Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгының урынбасары вазифасын башкарды.
Шәһәр башлыгы Дирекциянең катнашучылар саны даими артып торган муниципаль торак программаларны хуп күреп үстерергә ярдәм иткәнен билгеләде. Илсур Метшин Дирекциянең яңа җитәкчесенә ярдәм итәргә чакырды.