Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә капиталь ремонтлау мәсьәләсе шактый актуаль булып кала.
(KZN.RU, 23-нче сентябрь). Соңгы өч ел эчендә шәһәр бюджетыннан Казанның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен финанслау 83%-ка арткан. Әгәр 2010 елда әлеге өлкәгә 1,9 млрд сум юнәлтелгән булса, быел әлеге сан 3,5 миллиард сумны тәшкил итә. Казан Мэриясенең бүгенге эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шундый саннар китерелде.
Илсур Метшин сүзләренә караганда, финанслау күләме мәктәпкәчә белем бирү системасына шәһәр хакимияте тарафыннан югары игътибар булуын раслый. “Әлеге өстәүләр аркасында балалар бакчалары педагогларына хезмәт хакын арттыра алдык, шул рәвешле мәктәпкәчә белем бирү системасында кадрлар мәсьәләсен хәл иттек”, - дип билгеләде ул.
Шулай итеп, Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин сүзләренә караганда, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә 2013 елның 1-нче гыйнварыннан педагогларның уртача хезмәт хакы 22 213 сум тәшкил итә. Әгәр элек 200-ләп вакансия ачык булган булса, хәзерге вакытта аларның барысы да диярлек ябылган.
Шуңа да карамастан, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә капиталь ремонтлау мәсьәләсе шактый актуаль булып кала. 2010 һәм 2011 елларда 39 балалар бакчасын ремонтлауга 126 млн сум тотылган булса да, мәсьәлә тулысынча хәл ителмәгән. И.Һадиуллин сүзләренә караганда, 191 балалар бакчасын, ягъни гомуми саннан 66%-ы яңартылырга тиеш.
“Кызганычка каршы, шәһәр бюджеты акчасына гына балалар бакчаларын капиталь ремонтлау проблемасын хәл итеп бетереп булмый. Мәктәпләрне капиталь ремонтлаудан соң, балалар бакчаларын капиталь ремонтлау программасы башланыр һәм әлеге мәсьәлә Хөкүмәтебез дәрәҗәсендә хәл ителер дип ышанабыз”, - дип өметен белдерде Илсур Метшин.