Рейтинг камил булмаган очракта да, ул - мәгариф учреждениеләренең үзгәртеп кору һәм үстерү өчен нигез булып торачак, дип саный Мэр.
(KZN.RU, 23-нче сентябрь). Казан мәктәпләре белән беррәттән башкалабыз мәгариф системасында мәктәпкәчә балалар учреждениеләре рейтингы барлыкка килергә мөмкин. Ел саен Казанның балалар бакчалары рейтингын төзү инициативасы белән бүгенге эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин чыгыш ясады.
Шәһәрнең Мәгариф идарәсе икенче ел рәттән Казан мәктәпләренең рейтингын әзерли, шулай итеп лидер мәктәпләрне һәм аутсайдер мәктәпләрне ачыклый. Илсур Метшин шәһәрнең мәгарифенә Казанның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре рейтингын алып бару да комачауламас иде, дип билгеләде. Бу балалар бакчалары җитәкчеләре үз учреждениеләренә читтән карап, үз эшләренең нәтиҗәләренә объектив бәя бирә алулары өчен кирәк.
Рейтинг камил булмаган очракта да, ул - мәгариф учреждениеләренең үзгәртеп кору һәм үстерү өчен нигез булып торачак, дип саный Мэр. Рейтинг ачуланышлар өчен сәбәп булырга тиеш түгел. Илсур Метшин фикере буенча, балалар бакчалары арасында рейтинг алып бару кадрлар билгеләнешендә дә ярдәм итәчәк. “Иң яхшы балалар бакчалары җитәкчеләре үзләренең уңышлы тәҗрибәләрен Казанның мәктәпкәчә белем бирү системасына тарата алачак”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, Казанда 291 муниципаль балалар бакчасы эшләячәк. Татарстан башкаласында мәктәпкәчә белем бирү белән тәэмин ителеш 75,6% тәшкил итә, бу исә, Россия буенча уртача 12%-ка югарырак дигән сүз.