Йөгерешкә профессионал спортчылар да, спорт ветераннары да, шулай ук сәламәт яшәү рәвеше тарафдарлары да чыкты.
(KZN.RU, 23-нче сентябрь). “Милләт кроссы-2013” бөтенроссия йөгерү көнендә Казанда рекордлы санда катнашучылар җыелды. Әлеге чара шәһәребездә 10-нчы тапкыр уздырылды. Узган ялларда “Казан-Арена” стадионы янындагы стартка 24 мең 300 спорт сөюче чыкты. Милләт кроссы нәтиҗәләре турында Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев хәбәр итте.
Быел “Милләт кроссы” беренче мәртәбә “Казан-Арена” стадионы янындагы мәйданчыкта оештырылды. Йөгерешкә профессионал спортчылар да, спорт ветераннары да, шулай ук сәламәт яшәү рәвеше тарафдарлары да чыкты.
“Милләт кроссы-2013”нең барлык катнашучылары уңайлылык өчен, узасы дистанциягә карап, төркемнәргә бүленгән иде. Күп кеше катнашындагы йөгерештә мәктәп укучылары, балалар һәм яшьләр спорт мәктәләре укучылары, югары һәм урта уку йортлары студентлары, гамәлдәге спортчылар, спорт ветераннары, дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар эшчеләре катнашты. VIP-йөгереш дип исемләнгән йөгерештә (2000м) Башкарма комитет Җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов өченче урынга чыкты.
“Милләт кроссы” программасына шулай ук гаилә йөгереше (500 м) дә кергән иде, спорт ветераннары 2000м дистанция узды, спортчылар 5 км дистанциядә һәм кызлар 2,5 км дистанциядә старт алды. Җиңүчеләр һәм призерлар медальләр, кубоклар, диплом һәм истәлекле бүләкләргә ия булды.
Шәһәр Мэры Илсур Метшин Башкарма комитет вәкилләре катнашуын билгеләде, структура бүлекчәләре җитәкчеләрен һәм район администрацияләре башлыкларын мондый акцияләрдә активрак катнашырга чакырды.