Шәһәр башлыгы Казан метросы пассажирларының яхшы кәеф-мөнәсәбәтләрен билгеләп үтте.
(KZN.RU, 23-нче сентябрь). Казан Мэры Илсур Метшин “Бөтендөнья автомобильсез йөрү көне” акциясе уңаеннан бүген эшкә метрода килде.
Акциянең үткрелү көне рәсми рәвештә 22-нче сентябрьгә туры килсә дә, Казанда аны дүшәмбегә, 23-нче сентябрьгә кадәр “озайттылар”. Казанда бу көнне күпләр шәхси һәм хезмәт транспортыннан баш тарталар, аларга алмашка җәмәгать транспорты, велосипед яисә җәяү йөрү тәкъдим ителде.
“Сүз дә юк, “Автомобильсез көн” акциясендә катнашу һәркем өчен ирекле. Акциядә кичә һәм бүген катнашкан һәркемгә дә рәхмәт белдерәсем килә. Канәгать калгансыздыр, дип ышанам”, - диде Мэр, киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. Ул шулай ук акциядә Татарстан Президенты да катнашуын – кичә эшкә велосипедта килүен билгеләп үтте.
Илсур Метшин җаваплы түрәләрне җәмәгать транспортын ят күрмәскә чакырды. “Сүз дә юк, тулысынча автомобильдән баш тарта алмыйбыз. Күпләргә хезмәтләре буенча автомобильләрдә йөрергә, шәһәрнең төрле почмакларында эшлекле очрашуларда булырга туры килгәли, - диде шәһәр башлыгы. - Әмма без җитәкчеләр өчен җәмәгать транспортында йөрү – “температураны үлчәү өчен” менә дигән форсат, ни дисәң дә транспорт эшчәнлеген яхшы якка үстерү шәһәр хакимияте эшенең әһәмиятле бер тармагы булып тора”.
Шәһәр башлыгы шулай ук шәһәр администрациясе хезмәткәрләренең кайберләре еш кына җәяү яисә велосипедта йөрүләрен билгеләп үтте. “Беренче чиратта, без үзебез үрнәк булып торырга тиешбез”, - диде И.Метшин.
Мэр шулай ук иртән метрода барудан алган тәэсирләре белән дә уртаклашты. “Иртәнге сәгатькә карамастан, казанлыларның кәефләре Мәскәү метрополитенындагы халыкныкыннан яхшырак булуын билгеләп үтәсе килә, - диде И.Метшин. – Тулаем алганда, метродагы халыкның кәеф-мөнәсәбәтеннән канәгать калдым”.
Ул шулай ук Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевның “җәмәгать транспортлары һәм тукталышлар буенча социаль киеренкелекнең температурасын үлчәп була” дигән фикерен дә китерде. “10 минут тукталышта басып торасың яисә транспортта барасың һәм шәһәр, хакимият турында барысын да белеп була”, - дип өстәде Казан Мэры.