Тагын 4 балалар бакчасы дәүләт-шәхси партнерлык кысаларында ачылачак.
(KZN.RU, 23-нче сентябрь). Ел ахырына кадәр Татарстан башкаласында тагын 7 яңа муниципаль балалар бакчасы төзелеше башланачак. Бүгенге эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин хәбәр иткәнчә, яңа учреждениеләр өчен Шамил Усманов, Нокса авышлыгы, Чыңгыз Айтматов, Ломжа, Гаврилов, Симонов, шулай ук Бондаренко, Әпсәләмов һәм Чистай урамнары арасындагы җир кишәрлекләре билгеләнгән.
Яңа балалар мәктәпкәчә учреждениеләре 2013 елда балалар учреждениеләрендә чиратны бетерү программасы кысаларында планлаштырылган. Яңа балалар бакчалары төзүдән тыш, шул ук программа кысаларында элек ябылган 5 балалар учреждениесе реконструкцияләнәчәк, ә гамәлдә булган бакчаларның 9 төркемендә ремонт ясалачак.
Казан Мэры Илсур Метшин яңа балалар бакчалары төзелешен мөмкин булган кадәр оешкан төстә алып барырга кушты: 2014 елда төзүчеләр эшкә керешсен өчен нигезне быел ук салып калдырырга кирәк булачак.
Исегезгә төшерәбез, соңгы елларда Казанда 27 яңа муниципаль балалар бакчасы ачылды. Шулардан 22 балалар бакчасы өр-яңадан салынган: 18-е “Бәләкәч” республика программасы кысаларында, тагын 4-се – шәһәр бюджеты акчасына. Моннан тыш, 5 балалар бакчасы “Бәләкәч” программасы кысаларында реконструкцияләнгән.
Шул ук вакытта балалар бакчаларына ихтыяҗ моннан да тизрәк темпларда үсә. “Демография бум”ы моңа булышлык итә, дип билгеләде И.Һадиуллин. Шулай итеп, бүгенге көндә электрон системада 37 мең бала теркәлгән, шулардан быел балалар бакчаларына 14 меңнән артык бала кертергә тели (шулардан яшь ярымга кадәр 3030 бала, 1,5 – 3 яшьтә - 11531 бала, 3-7 яшьлекләр арасында – 339 бала, соңгыларының әти-әниләре быел көзен бармыйча үзләре теләгән балалар бакчаларына киләсе комплектлауга кадәр көтәргә хәл иткән). Шул ук вакытта 14 мең сабый быел көзен балалар бакчаларына китте, дип белдерде докладны әзерләүче.
Мәктәпкәчә учреждениеләрдә яңа урыннар булдыру максатыннан шәһәрдә әлеге секторга шәхси инвесторларны җәлеп итү буенча зур эш башкарыла. Шәһәрнең Мәгариф идарәсе башлыгы сүзләренә караганда, бүгенге көндә дәүләт-шәхси партнерлык кысаларында шәһәрдә 772 урынга исәпләнгән 13 шәхси балалар бакчасы булдырылган.
Шул ук вакытта соңгы елда 210 урынлык 3 яңа шәхси балалар бакчасы ачылды, ел ахырына кадәр 290 урынга исәпләнгән тагын 4 балалар бакчасы ачу планлаштырыла. Алар Бондаренко, 28, Глушко, 4, Чыңгыз Айтматов, 1, Чистай, 2 адреслары буенча урнашкан йортларның беренче катларында урнашачак.
Параллель рәвештә “Дубрава” экопаркы һәм “Изумрудный город” торак комплексы территориясендә 2 шәхси мәктәпкәчә учреждение төзелеше дәвам итә. Оренбург тракты, Подаметьевская, Һади Такташ, Завойский урамнарында урнашкан йортларның беренче катларында шәхси балалар бакчасы ачуга акча җәлеп итү өчен инвесторлар билгеләнгән. 2014 ел ахырына дәүләт-шәхси партнерлык кысаларында 1000-ләп яңа урын булдыру планлаштырыла, дип сөйләде профильле идарә башлыгы.
Ул – шәһәрдә шәхси инвесторларга һәрьяклап ярдәм күрсәтелүен дә билгеләп үтте. Моннан тыш, шәһәрдәге шәхси балалар бакчаларына муниципаль балалар бакчалары белән килешүләр төзү аша балаларны тукландыруда үз ярдәмен тәкъдим итә.
Илсур Метшин фикеренчә, дәүләт-шәхси партнерлык уңай нәтиҗәләрен бирә: “Әгәр әти-әниләр баласының уңайлылыгы һәм өстәмә хезмәтләр өчен акча түләргә әзер икән, без мондый балалар бакчаларын төзү буенча проектларга ярдәм итәчәкбез”, - дип билгеләде ул.
Белешмә өчен. Сентябрь аенда Казанда балалар бакчаларына беренче мәртәбә 13997 бала китте. Шулардан 4466 бала – 3-7 яшьлекләр һәм 9531 бала – 1,5 – 3 яшьтә. 3 яшьтән зуррак булган 339 баланың әти-әнисе үзләре теләгән балалар бакчасына эләгү өчен киләсе комплектлаштыруны көтәргә хәл иттеләр.