87-нче мәктәп һәм 9-нчы гимназия укучылары, шулай ук җирле халык биредә спортның уен төрләре, җиңел атлетика һәм воркаут белән шөгыльләнә алачак.
(KZN.RU, 24-нче сентябрь). Казанның Мәскәү районы Серов урамындагы 87-нче мәктәп һәм 9-нчы гимназияләре арасында яңа спорт мәйданчыгы ачылды. Мәктәп укучыларын һәм микрорайонда яшәүчеләрне универсиаль спорт мәйданчыгы белән котларга Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин килде.
Агымдагы елда “Сәламәтлек бишьеллыгы” программасы кысаларында Казанда 8 спорт мәйданчыгы төзү турында карар кабул ителгән иде.
“Элек без елына бер-ике мәйданчык төзи идек, әмма хәзер ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов булышлыгы белән без берничә мәйданчыкны төзи алабыз. Алар барысы да сезнең өчен – укучылар өчен, хәзер сез дәресләрдән соң чыгып, заманча шартларда яраткан спорт төре белән шөгыльләнә алачаксыз. әмма онытырга ярамый – беренче урында уку булырга тиеш”, - дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин мәктәп укучыларына.
Җавап итеп 87-нче номерлы мәктәп, 9-нчы гимназия укучылары Казан Мэрына универсаль спорт комплексын булдырганы өчен рәхмәт белдерделәр. Алар Казан Мэрына бөтен спорт төрләре буенча шәһәрнең һөнәри клубларының эшен арттырырга вәгъдә бирделәр.
Серов урамындагы мәйданчыкны төзүгә Президент программасы буенча 2900 мең сум бүленгән. Әлеге эштә “Ремонт-эксплуатация юл идарәсе” МУП, “Зарница” ҖЧҖ һәм “СпортФилт” ҖЧҖ катнаштылар.
Мәйданда заманча ясалма газонлы футбол кыры, баскетбол һәм волейбол мәйданчыклары, урам тренажерлары, йөгерү юллары һәм балалар өчен уен зонасы бар.
Баскетбол кырында инде бүген үк ярышларга әзерләнүче мәктәп командаларының тренировкалары үтте. Илсур Метшин яшь спортчыларга спортта гына түгел, тормышта да яңа җиңүләргә ирешүләрен теләде.
“Әмма онытмагыз, көндәшлек бары тик кырда гына булырга тиеш. Тормышта сез дус булырга һәм шәһәрегезне яратырга тиешсез”, - диде Казан Мэры.
Мәйданчык ачылу хөрмәтенә шәһәр башлыгы волейбол, баскетбол һәм футбол командаларына тренировкалар өчен туплар бирде. Моннан тыш, күптөрле ярышларда җиңүче һәм призер булган Мәскәү районы футбол командасы яңа форма комплекты алды.
Илсур Метшин воркаут белән шөгыльләнү өчен бүленгән мәйлданчыкны да карады. Турниклар һәм борыс биредә бер ел чамасы элек барлыкка килгән, хәзер исә күп функцияле спорт мәйданының бер өлеше булып тора. Воркаут белән шөгыльләнүче яшьләрнең сүзләренә караганда, тренировкалар өчен булдырылган яхшы шартлар аркасында спортчылар саны районда гел артып тора.
“Иң мөһиме – сезгә карап, үсеп килүче буын сәламәт яшәү рәвешенә тартылсын иде”, - дип билгеләде Илсур Метшин.