Рөстәм Миңнеханов шәхси балалар тудыру йорты проекты белән танышты
ТР Президентын Казан Мэры Илсур Метшин, ТР сәламәтлекне саклау министры Адель Вафин озата йөрделәр.
(KZN.RU, 25-нче сентябрь). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның алдынгы дәвалау учреждениеләренең берсендә - Нуриевлар Клиникасында булды. ТР Президентын Казан Мэры Илсур Метшин һәм ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин озата йөрделәр.
Мәртәбәле кунаклар Нуриевлар Клиникасына 10 ел тулган көнне килделәр, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте. Татарстан Президентын клиниканың репродуктив сәламәтлек өлкәсендәге эше, клиниканың җиһазлануы белән таныштырдылар. Шулай ук уникаль аталандыру процессы турында сөйләделәр, "пробирка"да бала яралану урынын күрсәттеләр.
Президентка Россиядәге иң зур криобанкларының берсен дә күрсәттеләр.
Кунакларга шәхси бала тудыру йорты проектын тәкъдим иттеләр. Аны клиника нигезендә оештырырга планлаштыралар. Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов Нуриевлар Клиникасы коллективына ТР Президентының Рәхмәт хатын тапшырды.