Туры эфирда фикер алышкан вакытта балалар бакчаларына чират тору һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен яңа учреждениеләр төзү мәсьәләләре буенча сораулар күп булды.
(KZN.RU, 25-нче сентябрь). Татарстан башкаласында яңа муниципаль балалар бакчалары төзеләчәк, шулай ук шәһәр хакимияте шәхси балалар бакчалары челтәрләренең үсешенә дә булышлык күрсәтәчәк. Бу хакта бүген “Эфир” телеканалындагы “Тема” тапшыруында Казан Мэры Илсур Метшин җиткерде.
Туры эфирда фикер алышкан вакытта балалар бакчаларына чират тору һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен яңа учреждениеләр төзү мәсьәләләре буенча сораулар күп булды. Шәһәр башлыгы бу елда 4,5 меңнән артык мәктәпкәчә яшьтәге балаларның балалар бакчасына урнашу статистикасын да китерде, ә 339 баланың ата-анасы тәкъдим ителгән урыннардан баш тарткан. “Тагы бер тапкыр искә төшереп үтәсем килә, әле 3 ел элек кенә, яңа 27 балалар бакчасы ачылганчыга кадәр, мондый сайлау мөмкинлеге юк иде. Өч яшьтән олырак булган мең бала чиратта торды, аларның ата-аналары да, балалар бакчасына эләгү өчен, теләсә-нинди тәкъдимне кабул итәргә риза иделәр. Бүген исә алар үзләренә кулайрак булган вариантны көтүне күпкә отышлырак дип таптылар, һәм бу –аларның сайлавы”, - диде И.Метшин.
Тапшыру барышында билгеләп үтелгәнчә, Казанда әле дә “бәби-бум” дәвам итә. Әйтик, узган ел 1987 елгы тарихи рекордны узып китте. Агымдагы елның 8 ае эчендә, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 800 балага күбрәк сабый дөньяга килде.
Киләчәктә дә мәктәпкәчә яшьтәге сабыйлар өчен учреждениеләргә чират тору мәсьәләсен бары тик яңа балалар бакчаларын төзеп кенә чишеп булачак. И.Метшин искәртеп үткәнчә, ТР башкаласында ел ахырына кадәр 7 яңа муниципаль балалар бакчасы төзелә башлаячак. Элегрәк ябылган 5 бакчага реконструкция ясалачак, аларны шәһәрнең мәктәпкәчә яшьтәге балалар мәгарифе системасына кайтарачаклар. Бер меңләп урын шәхси балалар бакчалары тарафыннан биреләчәк.
Телевизор караучы тарафыннан белдерелгән канәгатьсезлек – шәхси балалар бакчаларында сабыйны тәрбияләү шактый кыйбатка төшү мәсьәләсе буенча И.Метшин “андый бакчаларның берсе дә буш тормый”, димәк, бу учреждениеләргә мохтаҗлык бар, дип билгеләп үтте. Алай гына түгел, алар муниципаль балалар бакчаларына торган чиратны бушатырга ярдәм итә. И.Метшин шулай ук “муниципаль балалар бакчасы”н берничек тә “арзанлы” дип уйларга ярамаганлыгын да өстәп китте. “Ата-аналар шәһәрнең мәктәпкәчә мәгариф учреждениесендә балаларына күрсәтелгән хезмәт өчен 20%-тан да артыгын түләми”, - диде шәһәр башлыгы.
И.Метшин яңа шәхси балалар бакчалары барлыкка килүгә дә шәһәр хакимияте тарафыннан булышлык күрсәтелүен билгеләп үтте. “Без алга таба да әлеге юнәлештә ярдәм күрсәтәчәкбез, ни дисәк тә алар ярдәмендә муниципаль балалар бакчаларына чират торулар кими”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы.