Казанда октябрь башында күпләп агач утырту старт ала.
(KZN.RU, 25-нче сентябрь). “Яшел рекорд” проектын дәвам итү кысаларында Казанда октябрь башында күпләп агач утырту старт ала. Бу хакта бүген “Эфир” каналындагы “Тема” тапшыруы барышында Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин җиткерде.
Шәһәр башлыгы Универсиадага әзерлек барышында бу елның язында Казанда 10 меңләп зур булып үсә торган агачлар утыртылганлыгын искә төшерде. Агачлар утырту сентябрьдә дә дәвам итте – әлеге сезонда ылыслы токымнар утыртылды. Октябрьдә башка токымдагы агачларны утырту эше старт ала.
“Яшел рекорд” проекты ТР башкаласында узган елның көзендә старт алуын һәм берничә ел эчендә утыртылган агачлар саны буенча да моңарчы күзәтелмәгән рекорд куюын билгеләп узарга кирәк. Агач һәм куакларның тернәкләнеп-чыныгып китүләре 95%-ны тәшкил итте.
Шәһәр хакимияте һәм идарәче компанияләр адресына телевизор караучылар тарафыннан шелтәләр дә җиткерелде. Алар фикеренчә, көзен, шул ук вакытта язын утыртылган үсентеләр тиешле дәрәҗәдә карап торылмаганга корып беткәннәр. “Территорияләрдә чын хуҗа булырга өйрәнә башларга вакыт, - диде Мэр шәһәрлеләргә мөрәҗәгать итеп. – Сезне беркем дә ишегалды себерүче урынына чыгып җыештырырга яисә шәһәрне чүп-чардан арындырырга да чакырмый. Әмма утыртылган агач өчен вакыт табу, аңа су сибү, чүптән арындырып тору – һәркем өчен булдыра алырлык эш”.
Мисал итеп ул ветераннар йорты (Дубравная ур., 35) янындагы территорияне китерде. “Әлеге ишегалдын җыештыручы – үз эшен яратып башкаручы һәм тирә-юньгә битараф булмаган Гөлсирә Шәрәфетдинова – биредә яшәүчеләр белән бергәлектә чын бакча-шәһәр ясаган. Ә ачылыш вакытында анда бер генә агач та юк иде. Мин бирегә килгәч, бу территорияне таный алмадым”, - диде И.Метшин.
Нәкъ менә Гөлсирә Шәрәфетдинова төзекләндерү буенча оештырылган шәһәр бәйгесендә җиңүче буларак билгеләнүен дә искә төшереп үтәргә кирәк.
Мэр фикеренчә, игътибарлылык һәм үз шәһәреңне, үз ишегалдыңны шуның кадәр ярату булганда гына, Казан да иң төзекләндерелгән шәһәрләрнең берсе булачак.
Узган елдагы кебек үк, халыктан теге яисә бу территорияләрне яшелләндерү буенча гаризалар кабул ителүен дә билгеләп үтте Мэр. “100 сквер” программасын тормышка ашыру буенча эш дәвам итәчәк. “Без шәһәрне яшелләндерүне дәвам итәчәкбез”, - дип билгеләде И.Метшин.