Казан Мэры Илсур Метшин “Эфир” каналындагы “Тема” тапшыруында телевизор караучыларның сорауларына җавап бирде.
(KZN.RU, 25-нче сентябрь). Җылылык бирү сезоны иртәрәк, уртача тәүлек температурасы нормативка җитүгә кадәр үк башлана, моның өчен прокуратура шәһәр хакимиятенә шелтә белдермәячәк. “Эфир” каналындагы “Тема” тапшыруында бүген Казан Мэры Илсур Метшин шундый фикер җиткерде.
Казанда 2013-2014 елларда җылылык бирә башлау сезонын иртәгә, 26-нчы сентябрьдә рәсми рәвештә старт алуын искәртеп үтәргә кирәк. 2013 елның 24-нче сентябреннән 2316 р номерлы “2013-2014 елларда җылылык бирү сезоны башлану турында”гы карары шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе тарафыннан имзаланган.
Нормативлар буенча җылылык бирә башлау сезонын рәсми рәвештә игълан итү өчен, бөтен шәһәрдә биш тәүлек дәвамында уртача температура +8 градустан артмаска тиеш. “Салкын көннәрнең норматив санын көтеп тормыйча ук, җылылык сезонын башларга карар кылдык”, - диде И.Метшин.
Ул шулай ук барлык җылылык системаларын үзара дөрес бәйләнешкә китерү өчен ике атналап вакыт кирәк булачаклыгын өстәде. “Казанда мең километр магистраль һәм йорт эчендәге челтәрләр бар, һәм бөтенесендә дә бер үк гидравлик режим булырга тиеш. Шәһәрнең барлык йортларында да җылы шунда ук барлыкка килмәячәк”, - диде шәһәр башлыгы һәм нәкъ менә шушы периодта – җылылык сезоны башланган вакытта – гражданнардан фатирларда җылы булмаудан канәгатьсезлекләрен белдергән мөрәҗәгатьләр килә башлавын билгеләде.
Шәһәр башлыгы Казанның барлык 5214 күп фатирлы йортлары уңай нәтиҗә алуларын һәм җылылык бирүгә әзер булуларын хәбәр итте. “Әйе, без ике атна эчендә бөтен шәһәрне дә җылылык белән тәэмин итү бурычын куйдык”, - диде И.Метшин. Барлык сораулар буенча да идарәче компанияләргә, шәһәрнең ТКХ комитетының “кайнар линия” телефоннарына – 292-21-02, 292-61-37, шулай ук Казан Мэриясенең интернет-кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итәргә кушты ул.
Шәһәрнең социаль учреждениеләренә җылылык бирүгә килгәндә, Илсур Метшин һәрбер аерым объектта җылылык бирү сезоны җитәкченең гаризасы буенча башлануын билгеләп үтте. “Барлык социаль объектлар да җылылык бирүгә инде күптәннән әзер. Җылылыкны билгеләнгән вакыттан алданрак җибәрү ихтималы турында да аларга 10 көн элек үк җиткерелде. Бүгенге көндә 80%-лап социаль объектларда җылылык инде бар”, - диде шәһәр башлыгы. Ул шулай ук җылылыкны алданрак бирә башлау ихтималы турындагы мәгълүмат балалар бакчалары, мәктәп, поликлиника, хастаханә һәм башка бюджет учреждениеләренең җитәкчелек составына җиткерелүен билгеләп үтте. “Хәзер мин бу хакта ата-аналарга да хәбәр итәм”, - диде И.Метшин.
“Нормативлар – нормативлар белән. Әмма кешеләр туңган вакытта, җылылыкны иртәрәк биргән өчен, прокуратурадан шелтә алу мөмкин булган очрак түгел бу”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы.