Казан Мэры яңа технологияләрне тормышка ашыру мөмкинлеген бәяләүне йөкләде.
(KZN.RU, 25-нче сентябрь). Агым суның утырмасын утилизацияләүнең инновацион технологияләрен бүген Казан Мэры Илсур Метшинга тәкъдим иттеләр. Эш киңәшмәсе Отар поселогы янындагы “Водоканал” муниципаль унитар предприятиенең ләм кырларында узды. Чистартылган, сусызландырылган һәм эшкәртелгәннән соң суның утырмасы монда чыгарыла. Күчмә киңәшмәдә шулай ук Казан Башкарма комитетының җитәкчесе Алексей Песошин, аның урынбасары Александр Лобов, “Водоканал” МУП директоры Андрей Егоров һәм Мэрның киңәшчесе Иван Кузнецов катнашты.
“Водоканал”ның ләм мәйданчыклары чистарту корылмаларыннан булган утырмаларның тонуы һәм киптерү өчен билгеләнгән. Агып җыела торган суларны чистартуның катлаулы барышыннан соң чистартылган сулар Куйбышев сусаклагычына коела, барлыкка килгән утырма ләм карталарына чыгарыла. Ләм кырларының гомуми мәйданы 100 га тәшкил итә. 50-60 га территория күптән тулган һәм күптән файдаланылмый. 23 данәдә булган яңа карталар 30 га артык мәйданны тәшкил итәләр. Су алга үтмәслек итеп, аларның периметры буенча бетон нигез салынган.
Андрей Егоров билгеләп узганча, ел фасылына карамастан, көн саен бирегә 150-250 тонна ләм утырмасы китерелә һәм бүгенге көндә мәйданчыкның ресурсы сарыф ителгән. Ситуацияне ләм кырларының Куйбышев сусаклагычының су саклау зонасыннан ерак булмавы катлауландыра.
Ләм карталарының артык тулуы үзе белән шактый проблема алып килә - химик һәм биологик куркынычлык, сулыкларның һәм территорияләрнең пычрануы, флора һәм фаунаның бетүе. Агым суның утырмасын реагент эшкәртүнең технологияләре хакында Мэрга “РусЭкоТех” ҖЧҖ компаниясенең вәкилләре – Үзәк офисның Мәскәүдәге беренче урынбасары Руслан Баринов һәм региональ вәкиллекнең Казандагы генераль директоры Булат Литвинов җиткерде.
Проектның төп идеясе – утырмалар файдалы продуктка әйләнсен өчен эшкәртү. Реагент кертелеп 14 көннән соң, карта утыра, начар ис бетә, авыр металлар нейтральләшә, патоген микрофлора бетерелә. Аннан соң технологик барыш картадан продукция алына, шуннан соң туфрак табигый хәлдә кибә.
Буш ләм мәйданчыклары булмавын исәпкә алып, “РусЭкоТех” ҖЧҖ вәкилләре территориядә булган 3 картаны эшкәртә башларга тәкъдим иттеләр, бу исә “Водоканал”га агым суның утырмасын тагын ярты ел чыгарырга мөмкинлек бирәчәк.
Илсур Метшин барлыкка килгән компостның алга таба куллану мөмкинлеге белән кызыксынды.
“Ахырда ГОСТ таләпләренә туры килә торган экологик яктан куркынычсыз бик яхшы органоминераль композиция барлыкка килә. Әлеге продукт урман питомникларында яисә шәһәрне яшелләндерүдә уңдырышлы туфрак булдыру өчен ярымфабрикат булып торачак”, - дип билгеләде Булат Литвинов.
И.Метшин билгеләп узганча, ләм кырларын чистарту проблемасы үзеннән-үзе хәл ителмәячәк. Әлеге мәсьәләне инвесторларсыз, шулай ук республика һәм федераль бюджет ярдәменнән башка хәл итү мөмкин түгел. “Һичшиксез, ләм кырларын утилизацияләү бүгенге көндә муниципалитет масшабларында гына түгел, илебез өчен дә иң зур экологик проблема булып тора”, - дип ассызыклады ул һәм “РусЭкоТех” ҖЧҖ проект күләмнәрен һәм инновацион технологиясен тормышка ашыру бәясен әзерләргә кушты.