Казан Мэры 334-нче номерлы балалар бакчасындагы эшләрне тизләтергә кушты.
(KZN.RU, 26-нчы сентябрь). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Татарстан Республикасының мәктәпкәчә учреждениеләренә чиратны бетерү программасы буенча ремонтланачак 334-нче номерлы балалар бакчасы бинасын карап чыкты. Объектка подрядчы инде билгеләнгән, проект-смета документациясе әзерләнә. Шәһәр башлыгы тиз арада балаларның әти-әниләренә ремонт эшләренең башлау һәм тәмамлау вакыты турында хәбәр итүне йөкләде.
Исегезгә төшерәбез, быел Казанда балалар бакчаларына чиратны бетерү программасы кысаларында элек ябылган 5 балалар бакчасын капиталь ремонтлау буенча эш башланачак. Моннан тыш, гамәлдәге балалар бакчаларның 9 төркемендә ремонт эшләнеләчәк һәм 7 яңа балалар бакчасы төзелеше башлана, алар өчен җир кишәрлекләре билгеләнгән инде. Әлеге максатларга финанслау федераль бюджеттан бүлеп бирелә.
Илсур Метшинны Башкарма комитет Җитәкчесенең шәһәр төзү сәясәте мәсьәләләре буенча урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Киров һәм Мәскәү районнары Администрациясенең башлыгы Дамир Фәттахов һәм Киров, Мәскәү районнары Администрациясе мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә учреждениеләр белән эшләү бүлегенең баш белгече Фәридә Гаранчева озата йөрде.
Катнаш типтагы 334-нче номерлы муниципаль автоном мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе 1973 елда төзелгән. Ябылганчыга кадәр биредә 6 төркем эшләнгән, балалар бакчасы 120 балага исәпләнгән.
Фәридә Гаранчева сөйләп узганча, бу елның 1 июнендә балалар бакчасы ябылган, чөнки соңгы вакытта бинаның физик торышы нормаларга туры килмәгән – түбәдән су үткән, икенче катта штукатурка коелып төшкән. Бу балалар бакчасына йөргән балалар якындагы 4 мәктәпкәчә учреждениегә – 75, 281, 288, 350 номерлы балалар бакчаларына урнаштырылган.
Илсур Метшин бакчаның төркемнәрен, хуҗалык һәм азык-төлек блокларын карап чыкты, шулай ук икенче катка да күтәрелде. “Биредә безнең уен бүлмәсе урнашкан иде, әмма соңгы елда балаларны монда түбәдән су үтү сәбәпле кертми идек”, - дип аңлатты Ф.Гаранчева. Шәһәр башлыгына шулай ук җәйге веранданы да күрсәттеләр. Ф.Гаранчева сүзләренә караганда, бина җылытылганнан соң биредә балалар өчен йокы бүлмәсе оештыру планлаштырыла.
Казан Мэры бинаны ремонтлау күпме вакыт эчендә тәмамланачагы хакында кызыксынды. “Якын арада проектлаштыруны тәмамлыйбыз, шуннан соң төгәл вакытны билгелибез”, - диде Азат Нигъмәтҗанов.
“Барлык эшләрне тизрәк бетерергә кирәк. Проект әзер булуга ата-аналарга ремонтның күпме барачагы, аларга күпме көтәргә туры киләчәген хәбәр итәргә кирәк. Бәхеткә каршы, федераль һәм республика хакимияте ярдәме белән балалар бакчасын ремонтлауга акча барлыкка килде. Хәзер барлык эшләрне вакытында тәмамлап, балалар бакчасын балаларга кайтарырга кирәк”, - дип белдерде Илсур Метшин.