Очрашуда Илсур Метшин да катнашты.
(KZN.RU, 27-нче сентябрь). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә Халыкара йөзү федерациясе (FINA) вәкилләре белән очрашты, билгеле булганча, алар хәзерге вакытта 2015 елда узачак спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында инспекция визит белән Казанга килделәр.
Очрашуда Халыкара йөзү федерациясе (FINA) президенты, Халыкара Олимпия комитеты әгъзасы Хулио Маглионе һәм Халыкара йөзү федерациясе башкарма директоры Корнель Маркулеску, Казан Мэры Илсур Метшин, республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов FINA делегациясе вәкилләренә Универсиадага әзерлек кысаларында алар тарафыннан күрсәтелгән булышлыклары өчен рәхмәтен җиткерде. Республика башлыгы 2015 елда Татарстанда үтәчәк ярышлар Казан турында янә дөньяга ишеттерү өчен яхшы форсат булуын билгеләп үтте.
Халыкара йөзү федерациясе президенты Хулио Маглионе спортның йөзү төрләре буенча дөнья чемпионатын үткәрү өчен Казан менә дигән яхшы урын булуын ассызыклады, биредә моның өчен барлык шартлар да тудырылган. “Спортның су төрләре буенча үтәчәк дөнья чемпионаты Казанда моңарчы оештырылган ярышларның иң яхшысы булачаклыгына бер шигебез юк”, - диде Х.Маглионе.
Татарстан Президенты кунакларга дөнья чемпионатына һәм сынау ярышларына әзерлек максималь рәвештә алып барылачак, дип ышандырды.
Исегезгә төшерәбез, 2015 елда узачак спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында FINA вәкилләренең Казанга килүе өч көн буена дәвам итте. Делегатлар спорт объектлары белән якыннан таныштылар.
Ярышларда йөзү, ачык суда йөзү, суга сикерү һәм хай-дайвинг, синхрон йөзү, су полосы кебек спорт төрләре булачак. Яңа дисциплина – хай-дайвинг – FINAның 20-нче Техник конгрессында тәкъдим ителде һәм 2013 елдан башлап Барселонада рәсми рәвештә спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты программасына кертелде. Казанда хай-дайвинг буенча ярышлар яңа мәйданчыкта үтәчәк, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.