Экологик җәмәгатьчелек вәкилләре Казандагы яшелләндерү буенча оештырылган эшне югары бәяләделәр.
(KZN.RU, 27-нче сентябрь). “Яшел рекорд” проектын тормышка ашыруның нәтиҗәләре һәм перспективалары шәһәр Ратушасында узган утырышның төп темасы булды. Чара табигать саклау җәмәгатьчелеге катнашында Казан Мэры рәиселегендә узды.
Утырышта Башкарма комитет Җитәкчесенең Төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча урынбасары Александр Лобов, шәһәрнең баш архитекторы Татьяна Прокофьева, шәһәрнең район администрацияләре башлыклары, КФУ профессоры, биология фәннәре докторы Нәфисә Минһаҗева, КФУ Экология институтының җир өсте экосистемаларын оптимальләштерү бүлеге башлыгы Галина Юпина, Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыятенең Татарстан бүлеге җитәкчеләре Сергей Мухачев һәм Татьяна Лядова катнашты.
Александр Лобов “Яшел рекорд” проекты кысаларында узган елда 48 мең агач һәм 20 меңләп куак утыртылганын искә төшереп узды. Проектны гамәлгә ашыру быел язын дәвам итте, ул чорда 10 меңләп яңа агач утыртылды, шулай ук газон җәю һәм чәчәк утырту буенча зур эш башкарылды. Көзен тагын 40 мең агач, шул исәптән 12,6 мең агач урам-юл челтәре буйлап утыртылыр дип көтелә.
“Яшел рекорд” өчен питомникларда үстерелгән нык утырту материалы кулланылганын, шул ук вакытта агачлар күләменең яртысы – 4-6 метрлы зур булып үсә торган агачлар булуын ассызыклады. “Быел үткәрелгән рейд тикшерүләре карарыбызның дөреслеген раслады: җәйге кызу һава торышына карамастан, шәһәр шартлары өчен рөхсәт ителә торган үсемлекләрнең бетүе арттырылмаган”, - дип өстәде һәм үсентеләрне җентекләп карап үстерү моңа ярдәм иткәнен ассызыклады.
Узган елда утыртылган агачларның чыныгып китүен экологлар да раслады. “Яхшы итеп чыныгып китүчән, зур булып үсә торган үсентеләрне куллану уңай фактор булды. “Яшел рекорд” проектының масштаблы чаралары аркасында кыска вакыт эчендә Казан матур яшел массивлы шәһәргә әйләнде. Шәһәр яңа яшелләндерелгән полосаларга, урамнарга һәм магистральгә ия булды”, - дип тәэсирләре белән бүлеште Галина Юпина.
Шул ук вакытта газон артык тар булып, үсемлекләргә туендыру мохите җитмәгән урыннарда агач утырту фикереннән баш тарту идеясен тәкъдим итте. Аның фикеренчә, андый урыннарда куак утырту һәм газон җәю белән чикләнү дөресрәк булыр. Шәһәр предприятиеләренә карата дендрологның тагын бер тәкъдиме – чит илдән кайтарыла торган үсентеләрне җентекләп сайлау: агачларны кызу булмаган климатлы илләрдән, мисалга Польша яисә Германиянең төньяк өлкәләреннән кайтарырга кирәк.
Илсур Метшин быел җирле һәм чит ил үсентеләрен тәкъдим иткән Россия утырту материалын җитештерүче 5 компаниянең билгеләнгәне хакында хәбәр итте. Ул Тышкы төзекләндерү комитетына һәм район башлыкларына үсентеләрне сайлау мәсьәләсендә галимнәр белән киңәшләшергә тәкъдим итте. Үсемлекләрне кышка әзерләү чорында карап тору чараларын җентекләп карауның кирәклеген Илсур Метшин аерым ассызыклады.
Нәфисә Минһаҗева, үз чиратында, Болак ермагының искиткеч төзекләндерелүен аерым әйтеп китте. “Без аны студентларга яшелләндерүгә карата дөрес ысул сыйфатында күрсәтәбез. Дөрес итеп башкарылган проект шәһәрнең экология каркасында яңа яшел коридор булдырды. Болак яраткан рекреацион зонага әйләнә. Халык болай да тазарган үрдәкләрне ашатырга ярата. Агачлар да, матур үсеп киткән чирәмле тау битләре дә, кашподагы чәчәкләр дә бик матур күренә”, - дип билгеләде ул. Эколог-эксперт Универсиаданың кайбер объектлары янындагы территорияне яшелләндерүне негатив мисал сыйфатында китерде. Аерым алганда, аның фикеренчә, “Казан-Арена” яңа футбол стадионы тирәли чыршылар утырту хата булган. Су объектлары янындагы территорияне яшелләндерүгә күбрәк игътибар бирергә тәкъдим итте.
И.Метшин аны хуплап алды, Болакны төзекләндерүнең уңышлы булуы буенча беренчел шикләре белән бүлеште. “Көзен агач утырту су объектлары янында агачларның әйбәтрәк үсүе хакындагы сүзләрегезне раслады. Шәхсән миңа башта Болак буенда ниндидер “таяк”лар утыртып чыктык кебек тоелды. Утыртучыларның да, китерүчеләрнең дә “башларын катырдым” – моннан берәр нәрсә үсәрме икән? Күрегез, көзгә алар ни рәвешле ачылып киткәнен. Проект белән нәтиҗәнең туры килгән сирәк очрагы. Су объектларын комплекслы төзекләндерүне һичшиксез дәвам итәргә кирәк”, - дип йөкләде һәм киләсе перспектив сулык итеп Вахитов урамы районындагы Харовое күлен бүлеп чыгарды Мэр.
Татьяна Лядова Мэрга шулай ук башкарылган эш өчен рәхмәтен белдерде. “Мин үзем шәһәрнең үзәгендә яшим һәм биредә барлыкка килгән гаҗәеп экологик комплекс өчен рәхмәтемне белдерәм. Аерым алганда, без узган елны бергәләп үсентеләр утырткан Кабан күле буендагы бульвар – искиткеч урын. Чәчәкләр, фонтаннар, үсеп киткән агачлар”, - дип билгеләде ул.
Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте исеменнән ул җәмәгать башлангычы тәртибендә шәһәрне алга таба яшелләндерүдә актив катнашырга әзерлеген белдерде һәм шәһәр башлыгыннан ТР Хөкүмәтеннән яшел зоналарның берсен төзекләндерүгә грант алуга ярдәм сорады. Җавап итеп шәһәр башлыгы кирәкле ярдәмне күрсәтергә вәгъдә бирде. Сергей Мухачев Спортның су төрләре сарае һәм Миллениум күпере арасындагы Казансу яр буе буйлап агач утырту буенча тормышка ашмаган планнар проблемасын күтәрде. Илсур Метшин ТР Президенты белән әлеге мәсьәлә буенча фикер алышканын билгеләде, республика башлыгы әлеге мәсьәләне ашыкмыйча,тиешле булганча эшләү өчен парк оештыруны күпмедер вакытка кичектереп торырга хәл иткән. “Сквер планлаштырылган яр буе полосасында төзелеш эшләре алып барылмаганы - факт”, - дип ассызыклады Илсур Метшин.
Нәтиҗә итеп, Башкарма комитет бүлекчәләренең “Яшел рекорд” проектында катнашканы өчен, Илсур Метшин экология җәмәгатьчелеге вәкилләренә рәхмәтен белдерде. “Алдыбызда яңа бурычлар - өмәләрдән һәм агачларны күпләп утыртудан профессиональ дәрәҗәдәге эшкә күчү вакыты. Узган елда утыртылган агачларның үсеп китүе безне сөендерде, әмма хәзер сан ягыннан гына түгел, сыйфат күрсәткече буенча да билгеләнгән планканы ерып чыгарга кирәк. Табигать-экология каркасын булдырырга кирәк, эш план нигезендә барырга тиеш, нинди юнәлештә барганыбызны аңларга тиешбез. Эколог галимнәрнең һәм табигать саклау җәмәгатьчелеге вәкилләренең тавышын ишетү мөһим”, - дип нәтиҗә ясады Мэр һәм Экология советы кысаларында очрашуларны ешайтырга тәкъдим итте.