Төзүчеләр И.Метшинга юл үткәргечен икенче атнага ачып җибәрергә вәгъдә бирделәр.
(KZN.RU, 11-нче сентябрь). Казанның Тихорецк урамындагы эш хәрәкәте инде киләсе атнада ачылырга мөмкин. Бу хакта бүген Казан Мэры Илсур Метшинның эшлекле сәфәре вакытында хәбәр иттеләр.
Эшлекле сәфәрдә шәһәр башлыгын Башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, ПСО “Казан” ҖЧҖ генераль директоры Равил Җиһаншин, предприятиенең баш инженеры Илшат Локманов озата йөрде.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Казанның әлеге сәнәгать зонасындагы яңа чишелеш төзелеше узган елның октябрендә башланды. Тихорецк урамындагы чишелешнең юл үткәргече “Казан” халыкара аэропортыннан алып тимер юл вокзалынаа кадәр интермодаль йөртүләрне оештыру өчен булдырылган. 7 таяну җайланмасында тора торган юл үткәргечнең озынлыгы 575 метрны тәшкил итә, киңлеге – 22 метр. Төзелешкә заказ бирүче – “Россия тимер юллары” ААҖ, генераль подрядчы – “Казан” ПСО. Киләчәктә, Тихорецкая урамына “Кояшлы шәһәр” микрорайоныннан яңа юл салынгач, чишелеш Зур Казан боҗрасының өлеше булып торачак.
Хәзерге вакытта Тихорецк урамы буенча Техника урамыннан алып Крутовка урамына кадәрге өлештә хәрәкәт ябык. Ябык участокны әйләнеп чыгу Модельная, Каучук, Кулагин һәм Крутовка урамнары аша оештырылган.
Подрядчы оешма вәкилләре киңәшмәдә билгеләп үткәнчә, юл үткәргечне ачуны тоткарлау объектив сәбәпләргә бәйле. Аерым алганда, Равил Җиһаншин билгеләп үткәнчә, “әлеге коридор коммуникацияләр белән баетылган”.
Казан Мэры Илсур Метшин, үз чиратында: “Интернет аша кабул ителгән зарлар аша да моның чыннан да тыгыз коридор икәнен аңлап була. Кайбер кешеләр бүгенге көндә сәнәгать зонасы эшләми диярлек, дип уйлый. Әмма хәрәкәтне каплау белән, мөрәҗәгатьләр саны берничә тапкырга артты”, - дип билгеләп үтте.
ПСО “Казан” ҖЧҖ баш инженеры Илшат Локманов шәһәр башлыгына шулай ук объектта су үткәрү канализациясе белән проблемалар булуын да җиткерде. Юл үткәргечнең үзендә ул яңадан куелган, шулай да гамәлдәге яңгыр суларын үткәрә торган коллекторга керә, ул исә бөтенләй тулган диярлек. “Шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетына коллекторны чистартуларын сорап хат яздык”, - диде И.Локманов. Илсур Метшин әлеге мәсьәлә буенча барысын да ачыклап бетерергә кушты һәм сәнәгать зонасындагы яңгыр суларын үткәрә торган канализация 15 елдан артык чистартылмавын билгеләп үтте.
Районнар администрациясе башлыгы Андрей Лобов хәбәр иткәнчә, узган елда юллардагы чокырларга ремонт ясауга шактый гына күләмдә акча сарыф ителгән. “Бөтен транспорт, күпчелеге аларның йөк машиналары, шунда китте, - диде А.Лобов. Нәтиҗәдә бүген юллар тагы җимерек хәлдә”. Ул шулай ук бу елның көзендә Отар бистәсенә алып бара торган Мехчылар урамындагы юлга да ремонт үткәрелгәнен искәртте.
Илсур Метшин Казанның әлеге микрорайонындагы күпчелек юллар торак секторга алып бармавын, ә предприятиеләрнең сәнәгать базаларына илтүен дә билгеләп үтте. “Бу юллар, иң беренче чиратта, эшмәкәрлек өчен кирәк. Алар машиналар йөри торган өлешне шул дәрәҗәгә җиткерде дә инде”, - дип билгеләде Мэр. Биредә урнашкан предприятиеләрне, дәүләт-шәхси партнерлыгы кысаларында, юллларга ремонт ясауда финанс яктан ярдәм итәргә чакырырырга кушты.
Генераль директор һәм ПСО “Казан”ның баш инженеры шәһәр башлыгын Тихорецк урамы буенча урнашкан юлүткәргеч буенча эш хәрәкәте киләсе атнада ачык булачак дип ышандырдылар. Шуның белән беррәттән И.Метшин җәяүлеләр йөри торган юл өлешенә дә игътибар юнәлтергә кушты, чөнки биредә әле җир өсте аркылы үтә торган җәяүлеләр кичү юлы корылмасы ахырына кадәр эшләнелеп бетмәгән.
Азат Нигъмәтҗанов хәбәр иткәнчә, күпер астында борылма элмәкләрен оештыру чишелеш төзелешенең икенче этабы булып торачак.