Яңа медицина учреждениесе 7 поселокта яшәүче 9 мең кешегә хезмәт күрсәтәчәк.
(KZN.RU, 12-нче сентябрь). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Нагорный бистәсендәге яңа табиблар амбулаториясен карап чыкты. 418,68 кв.м мәйданлы һәм сменага 98 кабул итү мөмкинлеге булган амбулатория 3 айда салынган һәм Нагорный бистәсендә, шулай ук якындагы 6 торак пунктта яшәүче 9 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтәчәк дип исәпләнә.
Шәһәр башлыгын ТР Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Башкарма комитет Җитәкчесенең шәһәр төзү сәясәте буенча урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Сәламәтлек саклау идарәсе Рамил Әхмәтов, Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Илгиз Латыйпов озата йөрде.
Амбулатория балалар һәм олылар бүлекләреннән гыйбарәт. Табиблар һәм шәфкать туташлары кабинетларыннан тыш инфекцияле авыруларны дәвалау өчен махсус изоляторлар, процедуралар кабинеты һәм привика ясау бүлмәсе бар. Пациентларны биредә 2 педиатр һәм 4 терапевт кабул итәчәк. Табиблар сүзләренә караганда, яңа амбулаториядә пациентларны сыйфатлы кабул итү өчен мөмкин булган барлык шартлар тудырылган.
“Әле 1995 елда мин монда Совет районы администрациясе җитәкчеләренең берсе буларак гражданнарны кабул итүгә килгән вакытта, бездән поселокта медицина учреждениесе төзү турында сораганнар иде. Әлеге үтенечне 20 елдан соң диярлек үти алдык”, - дип искә төшерде Илсур Метшин табибка килгән Нагорный халкы белән әңгәмәдә.
Бистәдә яшәүчеләр Илсур Метшинга яңа медицина учреждениесе өчен рәхмәт белдерде. Аерым алганда, бүген приемга килгән яшь аналар, яңа амбулатория эшли башлау белән сабыйлар белән Дәрвишләр бистәсенә кадәр барып йөрү ихтыяҗының бетүен билгеләде.
Табибка әниләре белән килгән пациентлар арасында 4 яшьлек Маргарита бар иде. Ул да шулай ук Мэрга рәхмәтен белдерде һәм аңа үзенең уенчыгын – йомшак үрдәген бүләк итте һәм бистәдә таганнары булган балалар мәйданчыгы төзергә сорады. Илсур Метшин кызчыкка якын арада мәйданчыкның салыначагы турында, аның ачылышына килүе турында вәгъдә бирде.
Рамил Әхмәтов яңа амбулаториядә пациентлар өчен барлык уңайлыклар булсын өчен эш оештырылуының тәртибе турында сөйләде: беренче кабинетта шәфкать туташлары пациентларның белешмәләрен җыя, күрше кабинетта табиб кабул итә.
“Моннан тыш, амбулаториядә гомуми анализлар бирергә мөмкин булачак. Анализларны атнага ике тапкыр тапшырырга мөмкин булачак”, - дип сөйләде халыкка Рамил Әхмәтов.
Аның сүзләренә караганда, перспективада атнага ике мәртәбә амбулаториягә тар белгечләрнең килүен оештыру планлаштырыла, әмма әлегә мондый консультация артыннан Нагорныйда яшәүчеләргә Дәрвишләр бистәсендәге 8-нче номерлы поликлиникага йөрергә туры килә.
Гадел Вафин сүзләренә караганда, кадрлар, бигрәк тә тар белгечле табибларның җитмәве – барлык өлкә проблемасы. “ТР Президенты безнең алда бистәләрдә мондый амбулатор һәм фельдшерлык-акушерлык пунктлары төзү, шулай ук алар өчен квалификацияле кадрлар әзерләү бурычы куйды, шуңа күрә әлеге проблема хәл ителәчәк”, - дип ышандырды ТР сәламәтлек саклау министры.
Бистәдә яшәүчеләр Илсур Метшинга юл төзү, яңа контейнер мәйданчыклары һәм тукталыш павильоннары урнаштыру һәм башка сораулар белән мөрәҗәгать итте.
“Без бистәләребездә булган барлык проблемалар турында да беләбез. Әмма аларның хәл ителүе финанслаудан тора. Һәр гаиләдә акчага кагылышлы сораулар бар, алар шул ук мизгелдә хәл ителә алмый. Казан – без зур гаилә, аның проблемалары безгә билгеле. Аларны хәл итәчәкбез. Иң мөһиме, бүген сезгә шуны телисе килә - сәламәт булыгыз һәм тату яшәгез”, - дип мөрәҗәгать итте халыкка Илсур Метшин.