Сәяси совет эшендә Илсур Метшин да катнашты.
(KZN.RU, 11-нче сентябрь). “Казан” милли-мәдәни үзәгендә “Бердәм Россия” сәяси партиясе төбәк бүлегенең сәяси советы үтте.
Утырышта партиянең Татарстандагы төбәк бүлеге сәркатибе, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан Мэры, “Бердәм Россия” партиясенең Казандагы җирле бүлеге сәяси советының Сәркатибе, РФ Дәүләт Советы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары, шулай ук “Татарстан – яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәте вәкиллләре катнашты.
Сәяси совет утырышы Татарстандагы “Бердәм Росиия” төбәк бүлегенең XXI конференциясе алдыннан үтте. Утырышта сәяси совет составындагы үзгәрешләргә һәм ротация принцибы нигезендәге төбәктәге контроль-ревизия комиссиясенә кагылышлы 3 мәсьәлә каралды.
Конференциянең үзендә “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең XIV корылтаена Татарстан бүлегеннән делегатлар сайланачак, әлеге чара октябрь башында Мәскәүдә үтәчәк. Корылтайда Татарстан исеменнән 27 кеше катнаша. Республикадан катнашачак кандидатуралар политсовет тарафыннан бердәм тавыштан кабул ителде.
Устав нигезендә республикадан ТР Президенты, Югары Совет партиясе әгъзасы Рөстәм Миңнеханов, партиянең Генераль советы әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, ганераль совет әгъзасы Рәхәт Фәттахов, контроль-ревизия комиссиясенең реиональ рәисе Владимир Кондратов делегат булачаклар.