Кичә бөтен дөнья рус әдәбияты классигының 185 еллыгын бәйрәм итте.
(KZN.RU, 10-нчы сентябрь). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин 1846-1847 елларда Лев Толстой яшәгән Петонди-Лошкин флигелендәге реставрация эшләре барышын тикшерде. Мэр әлеге объектның шәһәр өчен әһәмиятен һәм истәлекле Толстой урыннарын Казанның туристик маршрутларына кертү кирәклеген ассызыклады.
Шәһәр башлыгын шәһәр Башкарма комитетының җитәкче урынбасары Руслан Шакиров, Вахитов һәм Идел буе районнары Администрациясе башлыгы Андрей Лобов озата йөрде.
Казанда Толстой исеме белән бәйле берничә урын бар. Дзержинский урамындагы Петонди-Лошкин йортының флигеле бөек язучының Казандагы соңгы сыенган урыны булып тора. Абыйлары Дмитрий һәм Сергей белән ул биредә 6 бүлмәдә яшәгән. Нәкъ менә монда Лев Толстой Казан университеты студенты буларак әдәбият белән мавыга башлый.
2011 елда флигельне аукционнан сатып җибәргәнче 2 катлы бина ярым җимерек хәлдә була. Эшмәкәр Марсель Хәйруллин 659 кв.м мәйданлы җир биләмәсе булган мәйданы 337,6 кв.м булган флигельне 2011 елның ноябрендә 555 мең сумга сатып алган. Хәзерге вакытка милекче реставрация эшләренә 17 млн сум тоткан. Тарихи объектта диварларны, фасад һәм түбәләрне торгызу, нигезне ныгыту эшләре тәмамланган. Эчке отделка эшләрен инвестор аутентик материалларны мөмкин булган кадәр саклап үткәрергә планлаштыра.
Реставрация эшләре барышы турында сөйләгәндә Марсель Хәйруллин Башкарма комитет тарафыннан вәгъдә ителгән ярдәмнең вакытында күрсәтелүен билгеләде. Аерым алганда, шәһәр хакимияте ярдәмендә тыгыз төзелеш арасында булган бинага машинада килү мәсьәләсе хәл ителгән.
Иң элек инвестор бинада рестораны булган кечкенә кунакханә ачарга планлаштыра, әмма бүген Марсель Хәйруллин шәһәр Мэрына объектны административ-офис бинасына үзгәртүе турында хәбәр итте. Шуның белән бергә, Лев Толстойга багышланган экспозицияле бер бүлмә бүлеп бирү турындагы теләге үзгәрешсез калган.
Илсур Метшин шуны билгеләде, карарны милекче кабул итә, әмма, аның фикеренчә, биредә офислар урнаштыру бик үк креатив түгел.
“Мондый урыннарга туристлар агымы елга булып ага, бигрәк тә Универсиададан соң, шәһәр кунаклары саны артып тора. Лев Толстой кебек бөек кешеләрнең исемнәре белән истәлекле урыннар туристик маршрутларга кертелергә тиеш”, - диде шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин сүзләренә караганда, “Казан” кунакханәсе һәм Фукс Йорты белән берлектә, Петонди-Лошкин йортының флигеле шәһәр өчен әһәмиятле.
“Казанлылар һәм шәһәребез кунаклары бу урамнардан кайчандыр бөек Лев Толстой кебек шәхесләрнең йөрүен белеп торырга тиеш. Ул язган әсәрләр миллионлаган кешегә тәэсир иткән, һәм Россия күләмендә генә түгел. Быел Лев Толстойның тууына 185 ел була. Язучының тууына 186 еллыгы уңаеннан аның Казанда яшәгән йорты кунаклар өчен үз ишекләрен ачып җибәрер дип өметләнәм”, - дип билгеләде Мэр.