Узган атнада яуган яңгыр сулары китергән зыяннарны бетерү буенча Башкарма комитетта фикер алыштылар.
(KZN.RU, 9-нчы сентябрь). Казандагы яңгыр суларын үткәрә торган канализация идеаль варианттан ерак, шулай да дистәләгән километрга сузылган яңгыр суларын үткәрә торган җайланмаларның чистартылуы уңай нәтиҗәсен инде күрсәтә дә башлады. Бу хакта бүген шәһәрнең Башкарма комитетының аппарат киңәшмәсендә Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин җиткерде.
Башкарма комитетның Төзекләндерү һәм ТКХ буенча җитәкчесе урынбасары Александр Лобов хәбәр иткәнчә, узган атнада Казанда яуган көчле явым-төшемнәр нәтиҗәсендә Татарстан, Мәүләтов, Волгоград, Спартак, Роща Фрунзе урамнарында, Җиңү проспектында һәм Тихомирнов урамындагы автоюлда яңгыр суларының күпләп җыелу фактлары күзәтелгән.
“Урам-юл челтәрләре өчен җаваплы булган оешмаларны җәлеп итеп, җыелган суларны бетерү буенча тиешле чаралар күрелде. Шулай ук яңгыр суларын үткәреп җибәрә торган җайланмаларны чистарту буенча да эшләр башкарылды. 30 минут эчендә алар үсемлекләрдән һәм чүп-чарлардан арындырылды”, - дип билгеләде Александр Лобов.
“Яңгыр суларын үткәрә торган канализациянең тиешле халәттә булмавын без яшермибез. Шәһәр хезмәтләре әлеге проблема өстендә эшлиләр. Шулай да берничә дистә километрга сузылган чистартылган коллектор кайдадыр инде уңай нәтиҗә бирде дә. Әмма явым-төшемнәр зур күләмдә булганда суның тиз генә китүен көтәргә кирәкми – ул песок түгел. Шуның өстенә, хәтта яңа юлларда суларны үткәрә торган җайланмалар тәмәке савытлары, пластик шешәләр һәм башка төрле чүп-чарлар аркасында чүпләнә. Шуңа да оператив рәвештә эшләү бик тә мөһим. Каты яңгыр башлану белән, ситуациядән оператив рәвештә чыга алырдай махсус бригадалар эше белән тәэмин итү кирәк”, - дип билгеләде Казан Мэры.
Шулай ук, Александр Лобов сүзләренә караганда, җир асты юлларында су басу очракларын юкка чыгару өчен тәүлек буе кизү торылган. Бу очракта “җир асларында” яңгыр суларының күпләп җыелуы күзәтелмәгән.
“Кайбер объектларда төзүчеләр эшләп бетермәгән урыннар да бар, һәм алар тулысынча юкка чыгарылганчыга кадәр, без бернинди карарлар да кабул итмәячәкбез. Шулай да зур күләмдәге явым-төшемнәрдән соң җир асты юлларын су басмау факты, моның артыннан берәмләп күзәтеп торырга туры килсә дә, берникадәр нәтиҗәләр булуы турында сөйли”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Александр Лобов 2-сеннән алып 6-нчы сентябрьгә кадәр “Ачык Казан” хезмәтенә түбәләрдән су үтү буенча 233 гариза килгәнлеген җиткерде. Идарәче компанияләр тарафыннан фатирларны карау буенча актлар төзелгән. Түбәләрдән су агу актуаль, шуңа да торак фондка капиталь ремонт ясаганда түбәләргә кагылышлы эшләргә аерым игътибар юнәлтелә. 4 ел эчендә Казанда 1738 түбә ремонтланган.
“233 су үтү очрагы – зур сан, аның артында зыян күргән фатирлар тора. Подрядчы оешмалар аркасында киткән очракларда үзләреннән үк таләп итәргә кирәк. Теләсә кайсы очракта әлеге проблемаларны агымдагы һәм капиталь ремонт ярдәмендә юкка чыгару зарур. 1738 ремонтланган түбә - шулай ук аз түгел, әмма эшне дәвам итәргә кирәк”, - дип билгеләде Илсур Метшин.