“Казметрострой”ның төзелеш киртәләре шәһәрнең бу өлешендә ел ахырына тулысынча алыначак.
(KZN.RU, 9-нчы сентябрь). Авиатөзелеш метро станциясе тирәләрендәге Копылов урамындагы асфальтны (Максимов урамыннан алып Кошевой урамына кадәр), яхшы һава торышы шартлары булса, бу атнада салу планлаштырыла. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәрнең Капиталь төзелеш һәм реконтсрукция идарәсе башлыгы Илгиз Латыйпов җиткерде. Аның сүзләренә караганда, асфальтобетонның түбән катламын җәю өчен барлык әзерлек эшләре инде башкарылган.
Исегезгә төшерәбез, 3 яңа метро станциясе аркылы хәрәкәт 2013 елның маенда эш режимында башланды. Шулай да тоннель янындагы берничә корылмаларда төзелеш эшләре дәвам итә. Эшләр шулай ук “Тандем” сәүдә-күңел ачу үзәге районында да дәвам ителә, биредә транспорт хәрәкәтенә бернинди дә чикләр юк.
“Казметрострой” ААҖ генераль директоры урынбасары Вениамин Тәрҗеманов билгеләп үткәнчә, эшләр авыр гидрологик шартлар аркасында катлаулана. Хәзерге вакытта махсус техник чаралар эшләнелә, алар исә эшләрне берникадәр азрак вакыт аралыгында башкарырга һәм тоннель янындагы корылмаларны ел ахырына эксплуатациягә тапшырырга мөмкинлек бирәләр.
“Бер генә станциядә дә җиңел шартлар булмады. Тоннель янындагы корылмадагы эшләр берничә тапкыр күчерелеп килде, шуңа да бу эшне контроль астында тотарга кирәк”, - дип билгеләде И.Метшин һәм башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Азат Нигъмәтҗановка шушы мәсьәлә буенча эшләргә кушты.
Параллель рәвештә, В.Тәрҗеманов сүзләренә караганда, “Авиатөзелеш” метро станциясендә 200 урынга исәпләнгән парковка төзелеше тәмамланып килә. Хәзерге вакытта парковка идәннәре җайланмасы җитештерелә, отделка эшләре башкарыла, түшәмнәре һәм электр яктырткычлар монтажлана, керамогранит белән тышлау эшләре бара. Объектны эксплуатациягә тапшыру октябрьдә булыр дип көтелә.
“Машиналарын парковкада калдырып, Авиатөзелеш районыннан метрога утырып барырга теләүчеләр күп. Күп машиналарны сыйдыра ала торган парковка булдыру юллардагы машиналар санын шулай ук киметүгә китерәчәк”, - дип билгеләде Илсур Метшин.