Илсур Метшин "Черек күл" паркын тормышка кайтарырга кушты
Мэриядәге эшлекле дүшәмбедә Казанның тарихи үзәген яңартуның беренче этабының нәтиҗәләрен карадылар.
(KZN.RU, 9-нчы сентябрь). Казан Мэры Илсур Метшин “Черек күл” паркын тормышка кайтарырга кушты. “Паркның тарихи мирасын гына сакларга кирәк түгел, ул Казанның тарихы турында сөйләп торсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә кирәк. “Черек күл”гә яңа сулыш бирү зарур – җәмәгатьчелек өчен туклану нокталары, кышкы һәм җәйге спорт төрләре өчен инвентарьларны прокатка бирүне һәм шугалак булдыру кирәк”, - дип билгеләде эшлекле дүшәмбедә шәһәр башлыгы һәм паркны реконструкцияләү концепциясе буенча архитекторлар һәм Казан җәмәгатьчелеге белән фикер алышырга кушты.