(KZN.RU, 9-нчы июль). Илсур Метшин Тайвань делегациясе белән очрашты. Казан Ратушасында узган очрашуда Тайваньның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Чэнь Цзюнь-Сянь, шулай ук Тайбэй Мэры Хао Лун-Бин катнашты.
Чэнь Цзюнь-Сянь һәм Хао Лун-Бин Казанга XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарында катнаша торган үз илләре делегациясе составында килгәннәр. Бүгенге көндә активында бер алтын һәм бронза медале булган Тайвань җыелма командасы гомумкоманда зачетында 21-нче урында.
“Безнең Универсиадада мактаулы кунаклар сыйфатында катнашканыгызга рәхмәт. Казанга күп санлы спортчылар делегациясе алып килгәнсез. Әмма, минем уйлавымча, безнең шәһәргә килүегез – ярышларны карау гына түгел, Уеннарны үткәрү тәҗрибәсен өйрәнү дә, чөнки 2017 елда җәйге Универсиада Тайбэй шәһәрендә узачак”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Казан Мэры Татарстан башкаласының Тайбэй сыман беренче тапкырдан Универсиада үткәрүгә хокуклы була алмавын искә төшерде. “Без беренче тапкыр Туринда әлеге хокукка ия була алмагач, тормыш беткән сыман иде. Әмма мондый җиңелүләр безне чыныктыра гына. Илебез һәм Татарстан җитәкчелеге безгә икенче тапкыр ышанды һәм без бирелгән вакыттан файдаланып, Универсиаданы үткәрүгә тагын да яхшырак итеп әзерләндек”, - дип белдерде шәһәр башлыгы.
“Соңгы вакытта Универсиада үткәрелгән барлык шәһәрләрдә булып кайттык, аларның һәрберсендә ниндидер бер үзенчәлек табып, Казандагы Уеннарга әзерлек вакытында шуннан файдаланырга тырыштык. Әлбәттә, үз милли колоритыбызны да өстәдек”, - дип ассызыклады Илсур Метшин.
Җавап итеп Тайвань вәкилләре Илсур Метшинга Казанда җылы кабул иткәннәре өчен рәхмәтләрен белдерде.
Очрашу ахырында ике як истәлекле бүләк белән алмашынды.