(KZN.RU, 9-нчы июль). Казан Мэры Илсур Метшин бүген иртән шәһәр урамнарын җыештыру һәм чүпне чыгаруга багышланган иртәнге эшлекле сәфәр уздырды. Шәһәр башлыгы муниципаль хезмәтләргә Универсиада белән бәйле йөкләмә үзгәрешенә сизгер булырга кушты. Аерым алганда – кеше күп булган урыннарда чүплекләрнең артык тулып китмәвен, аларны чистартып һәм бушатып торуны ешайту. Шулай ук ул халыкара вакыйга белән билгеләнгән чисталык планкасын саклау бурычын чара тәмамланганнан соң да үтәргә кушты.
Күчмә киңәшмәдә шулай ук Башкарма комитет Җитәкчесенең төзекләндерү һәм ТКХ буенча урынбасары Александр Лобов, ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясенең башлыгы Дамир Фәттахов, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев, “Чиста шәһәр” (“ПЖКХ” ҖЧҖ) компаниясенең генераль директоры Эдуард Антонов катнашты.
Эдуард Антонов хәбәр иткәнчә, Универсиадага әзерлек чорында шәһәрдә чүп чыгару паркының 70%-ы диярлек яңартылды. “Куллануда булган 45-50 иске техниканы төшердек, аларны җитештерүләре буенча һәркайсысы иске 3-4 машинаны алмаштырган яңа машиналарга үзгәрттек”, - дип хәбәр итте ул.
Казанда Европа үрнәгендәге контейнерларга да күчү эше бара. Александр Лобов хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта 10 мең чүп контейнерының якынча яртысы алмаштырылган: 3,5 мең яңа контейнер – пластик, калганнары – металл. Бөтен контейнерлар мобиль, кирәк булган очракта аларны чүп түгү машинасына тәгәрәтеп китереп була, бу исә калдырылган автомобильләр белән кысырыкланган ишегаллардан чүп түгү эшен җиңеләйтә. Иң катлаулы зона булып шәһәр поселоклары кала, әмма өстәмә 200 бункер куеп, андагы проблеманың кискенлеген дә киметеп булды.
“Зарлар статистикасын “123” бердәм диспетчерлык хезмәте буенча анализлыйбыз. Контейнерлар булмау яисә чүпне чыгарып түгүгә карата зарлар юк диярлек”, - дип билгеләде ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин.
Илсур Метшин шулай ук “Ватан” спорт комплексы мисалында Универсиада объектларында чүпне җыю һәм чыгарып түгү барышы белән танышты. “Студентлар уеннарына әзерлек чорында без көн саен спорт объектларыннан 150 кубометр чүп чыгара идек. Хәзер, Универсиада көннәрендә - 3 тапкыр күбрәк: 400-450 кубометр”, - дип хәбәр итте Мэрга Эдуард Антонов. Аның сүзләренә караганда, кунаклар килүгә бәйле рәвештә, кунакханәләрдә һәм хезмәт күрсәтү предприятиеләрендә чүпнең барлыкка килү күләме шактый арткан. “Тулаем алганда, тәүлек күләме күрсәткече коммерция оешмалары буенча 800-900 кубометрга артты”, - дип белдерде “Чиста шәһәр” генераль директоры, предприятиенең югары нагрузканы җиңә алачагына ышандырып.
И.Метшин районнар башлыклары игътибарын шуңа юнәлтте: туристлар агымы күпләп булган урыннарда чүплекләрне ешрак чистартырга кирәк. “Тулып киткән контейнер, чүплек – чүпне асфальтка бәрү өчен сәбәп. Бу ватылган тәрәзә теориясе сыман. Бер ватылган тәрәзә янында, икенчесе дә, өченчесе дә”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Шәһәр башлыгы Казанда Универсиадага ирешелгән чисталык һәм тәртип дәрәҗәсе уеннар тәмамланганнан соң да сакланырга тиешлеген ассызыклады: “Кешеләр иртән чиста урамнар күргәндә, алар шулай кичтән калган сыман. Әмма дөреслектә моның артында шәһәр халкы да, кунаклар да күрергә тиеш булмаган шактый зур һәм күп көч таләп итә торган хезмәт, - дип билгеләде шәһәр башлыгы. – Кызганычка каршы, масштаблы төзелеш чорында әлеге эш бераз икенчел планда калды. Төзелеш булган урында тузан да, чүп тә. Хәзер сылтау өчен урын калмады. Ирешелгән чисталык дәрәҗәсен Универсиададан соң да сакларга кирәк”.