Казанда "Дом Рональда Макдональда" кунакханәсе ачылды
(KZN.RU, 10-нчы июль). Бүген Казанда Балалар республика клиник хастаханәсенең (ДРКБ) территориясендә “Дома Рональда Макдональда” объекты ачылды. Ачылуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, “Макдональдс” компаниясенең Россия һәм Көнчыгыш Европадагы президенты Хәмзәт Хасбулатов катнашты.
ТР Президенты искә төшереп узганча, “Дом Рональда Макдональда” исемле кунакханәдә ДРКБга дәваланырга чит шәһәрләрдән килгән балаларның әти-әниләре яшәячәк. Кунакханә нигезенә беренче таш узган елның август аенда салынды.
Кунакханәне “Дом Рональда Макдональда” хәйрия фонды төзеде.
ДРКБ территориясендәге проект – Макдональдсның Россиядәге беренче гаилә кунакханәсе.