(KZN.RU, 10-нчы июль). Илсур Метшин берьялгызы 10 мең километр озынлыктагы сәяхәткә чыккан Александр Харитонов белән очрашты. Владимир өлкәсенең Александров шәһәреннән июль башында чыгып, сентябрь уртасына ул Владивостокта булырга планлаштыра. Шул ук вакытта сәяхәтче начар гадәтләрне арынуны пропагандалый.
Александр – ике бала атасы. Аның сүзләренә караганда, Россиянең үсеп килә торган буынын сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтергә теләве аны озын мөстәкыйль хәйрия сәяхәтенә чыгарга мәҗбүр иткән.
“Веломарафон идеясе тормыш иптәшем белән бездә узган елда барлыкка килде, әмма гаилә хәлләренә бәйле рәвештә, мин чыгып китә алмадым. Һәм менә хәзер мин велосипедта Владивостокка кадәр барам, наркотиклар, алкоголь һәм тәмәке белән көрәшне пропагандалыйм”, - дип билгеләде Александр Харитонов.
Александр иртәнге 8-дән кичке 8-гә каәр юлда булганын сөйләде, кунуга килгәндә, кечкенә кунакханәләрдә яисә палаткада йоклый. Сәфәре барышында ул “Россия наркотикларга, алкологольгә һәм тәмәкегә каршы” дип язылган футболкада уза.
Веломарафончы 825 километрны узган инде. Александр 20-дән артык шәһәрне узган, алар арасында Владимир, Түбән Новгород, Чабаксар, Казан, Яр Чаллы, Уфа, Чиләбе, Курган, Омск, Новосибирск, Кемерово, Красноярск, Канск, Иркутск, Улан-Удэ, Чита, Благовещенск, Биробиджан, Хабаровск һәм Владивосток шәһәрләре бар.
Һәр шәһәрдә Александр Харитонов Мэрдан үз футболкасына кул куярга сорый. Илсур Метшин да үз имзасын куйды. “Шул рәвешле начар гадәтләр белән көрәшкә үз өлешегезне керттегез”, - диде Александр Харитонов.
Сәфәр ахырында футболканы Россиянең 20 шәһәр җитәкчесенең имзасы бизәп торачак. Александр әлеге футболканы сатып, акчасын наркомания, алкоголизм һәм тарту белән көрәшкә тотарга планлаштыра.
Илсур Метшин Александр Харитоновка 2013 елгы Универсиаданың символикасы белән сувенирлар һәм Уеннарның символы Юни исемле барсик сынын бүләк итте. “Юлыңда уңыш китерсен, әлеге эшеңне башкарып чыгарга язсын”, - дип хәерле юл теләде веломарафончыга Илсур Метшин.
“Казаннан искиткеч тәэсирләр калачак. Кичә миңа шәһәр буйлап экскурсия үткәрделәр, һәм мин Казан – Россиянең иң матур шәһәрләренең берсе, дия алам. Шуңа өстәп, монда шактый спорт объекты салынган”, - дип нәтиҗә ясады Александр Харитонов.