“Көмеш” волонтер Луиза Седовага 77 яшь тулды.
(KZN.RU, 10-нчы июль). Казан Мэры Илсур Метшин XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарының волонтерлар хәрәкәтенең иң өлкән катнашучысын Луиза Седованы 77 яшьлек туган көне белән котлады. Ул –Казан Универсиадасының иң өлкән волонтеры.
Илсур Метшин, туган көнен билгеләп үтүче волонтерны бәйрәме белән котларга, җәйге студент уеннарының иң “тыныч” ярышлары – шахмат буенча көрәш үтә торган “Казан” халыкара ат спорты комлексына килде. Луиза Седова – “ТИСБИ” идарәсе академиясенең тәрбия эшләре буенча проректоры – әлеге объектта волонтер-куратор булып эшли.
“Миңа волонтерларыбызның берсенең шундый матур туган көне икәнен җиткергәч, мин читтә кала алмадым. Әлбәттә, хатын-кызның яше турында искә төшерү кирәкми, шуңа да без дә аны атамыйбыз. Шуны билгеләргә кирәк, безнең барлыгы 150 “көмеш” волонтерыбыз бар, аларның яшьләре 50дән узган. Әмма безнең Универсиада оештыручыларыннан торган командабызда сез – “алтын чемпион”, дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин волонтерга.
Луиза Седовага Илсур Метшин мультиварка бүләк итте, Универсиаданың ябылу тантанасына билет һәм XXVII Бөтендөнья җәйге уеннарның истәлекле тамгасын. “Хәзерге лалә чәчәге – яңа шәһәрнең символы, Универсиадалы Казанның билгесе. Сезгә аны истәлеккә тапшырам – Универсиада уты һәр волонтерның, һәрбер спортчының, һәрбер кунакның күңелендә янып торсын иде”, - дип өстәде Илсур Метшин.
Луиза Седова туган көне белән котавы өчен Мэрга рәхмәтен белдерде һәм советлар комсомолының традицияләрен торгызып, шәһәр җитәкчелеге яхшы “генетик хәтер”гә ия дип билгеләде. “Безнең чорда, узган гасырда, комсомоллар яхшы эшләр башкарырга өйрәтәләр иде. Моны без Универсиадада да күрәбез”, - дип билгеләде ул.
Очрашу ахырында шәһәр башлыгы волонтерларга актив катнашулары өчен рәхмәтен җиткерде. “Бергә без гаять зур әзерлек эшләре башкардык, бүген волонтерлар – шәһребезнең йөзе. Сез – оешкан, игътибарлы, хәерхаһлы һәм итәгатьле. Туган көнен билгеләп үтүче Луиза Седовага һәм барлык волонтерларга – минем алкышларым”, - дип билгеләде Мэр.