Яңа сырхауханә Казандагы балалар өчен эре медицина учреждениесе булачак.
(KZN.RU, 12-нче июль). Азино-1 микрорайонындагы травматология пунктлы балалар сырхауханәсенең төзелеше финиш сызыгына җитеп килә. Сырхауханә инде Республика клиник балалар хастахнәсенә (ДРКБ) тоташтырылган, бу исә аны тагы да технологик яктан ныгытачак: медицина учреждениесен профессиональ кадрлар белән тәэмин итәчәк, шулай ук медицина җиһазларына кытлык булмаячак. Объекттагы эшләр барышы белән бүген Казан Мэры Илсур Метшин танышты.
Азино-1 микрокрайонында балалар сырхауханәсе кебек көтелгән объект юк, дип билгеләде шәһәр башлыгы, шуңа да төзелештә катнашучы барлык катнашучыларга да эшләрне максималь дәрҗәдә тизләтергә һәм тиешле вакытка кулланышка тапшырырга кирәк.
Азинодагы яңа сырхауханә шәһәрдәге заманча сыйфатлы итеп җиһазландырылган һәм бөтен республикадан югары квалификацияле белгечләр җыйган балалар эре медицина учреждениесе булачак. Татарстан Республикасы Сәламәтлекне саклау министрлыгының Республика клиник балалар хастахнәсенең баш табибы Рафаэль Шәһәвлиев хәбәр иткәнчә, сәламәтлек учреждениесендә беренче чиратта медико-санитар, консультатив-диагностик һәм амбулатор ярдәм күрсәтеләчәк.
ТР Сәламәтлекне саклау министры Айрат Фәррахов сүзләренә караганда, бу сырхауханә генә түгел, ә көчле консультатив үзәк булачак, бирегә амбулатория кардиологиясенең, офтальмология, гастроэнтерология, ЛОР, иммунопрофилактика һәм психиатриянең махсуслаштырылган балалар үзәкләре күчәчәк.
Сырхауханә бинасында тәүлек әйләнәсендә шулай ук травмпункт та эшләячәк. Киләчәктә сырхауханәдә медико-социаль яктан озату үзәге барлыкка килү дә планда бар. Биредә медицина, юридик, тормышның авыр очракларына юлыккан сабыйларга социаль һәм материаль ярдәм күрсәтеләчәк.
Хәзер бина эчендә отделка эшләре башланды, ә тышкы якта – якындагы территорияне төзекләндерү эшләре бара. Объектта 140 эшче хезмәт итә, барлык эшләр дә билгеләнгән график буенча бара, дип ышандырдылар Мэрны.
Илсур Метшин сырхауханәдәге кадрлар мәсьәләсе, бигрәк тә тар белгечлеккә ия булган табиблар белән кызыксынды. ДРКБ баш табибы сүзләренә караганда, сырхауханәдә барлыгы 291 кеше эшләячәк, шул исәптән 84 табиб, 102 шәфкать туташы. Кадрлар белән тәэмин ителеш бүгенге көндә 48% тәшкил итә. Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, медицина учреждениесе ачылышына кадәр тар белгечлеккә ия булган табибларны булдыру мөһим.
Сырхауханә 27247 баланы (көненә 1000 баланы килә алырлык) кабул итәрлек итеп хисапланган. Хәзер Азино балаларын микрорайон буенча таратылган филиалларда 26 участокта 20 педиатр карый. Яңа сырхауханәне кулланышка тапшыру һәм ДРКБның амбулатория хезмәтләренең ресурсларын берләштерү аркасында, Азино балаларына махсус медицина ярдәменең сыйфатын һәм куллануны үстерүгә китерәчәк. Шулай ук сырхауханәнең Фучик ур., 133 адресында урнашкан филиалы, халык соравы буенча, үз урынында кала, киләчәктә ремонт ясау да планлаштырыла. Зәкиев ур., 11 һәм Фучик ур., 135 адресларында урнашкан ике бина яңа сырхауханәдә эшләячәк табибларга фатир буларак биреләчәк.