Сабантуй бәйрәме кысаларында үткән ат чабышларын ТР Президенты һәм Казан Мэры да күзәтте.
(KZN.RU, 13-нче июль). Бүген Татарстан башкаласында халыкара Сабантуй бәйрәмен үткәрү кысаларында ат чабышы ярышлары үтте. Ярышларны казанлылар да, шул ук вакытта башкала кунаклары да тамаша кылдылар, чара “Казан” ат спорты комплексында узды.
Мәртәбәле кунаклар арасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, Студентлар спорты халыкара федерациясе (FISU) президенты Клод-Луи Гальен, Россия студентлар спорт берлеге президенты Олег Матыцин, республика министрлыклары җитәкчеләре, танылган спортчылар һәм башкалар бар иде.
Ярышлар барышында 7 чабыш булды: катнашучылар “Казан” ат спорты комплексы призына, Казан Мэриясе призына, “Сабантуй бәйрәме” призына, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына, “Татарстан миссы” кубогына, “ТР Кубогы” призына, шулай ук “Универсиада-2013” кубогына көч сынаштылар. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, “Универсиада-2013” кубогына бүгенге спорт бәйрәменең иң зур приз фонды уйнатылды, аның күләме 2,5 миллион сумны тәшкил итте.
Спорт бәйрәмендә булган һәркем ат чабышларын гына карап калмады, гаять тә бай мәдәни программаны да карый алдылар.
Исегезгә төшерәбез, бүген Казанда Сабантуй милли бәйрәме үтте. Мирный поселыгы янындагы үзәк мәйданда Универсиада кунаклары һәм катнашучылары республикада яшәүчеләрнең милли колориты, көнкүреше һәм гореф-гадәтләре белән таныша алды.