Эш визитының программасында Казандагы җәйге Универсиадага әзерлек кысаларында төзелгән спорт инфраструктурасының берничә объектын карау тора.
(KZN.RU, 12-нче июль). Бүген Казанга, Татарстан башкаласына эш визиты белән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин килде.
"Казан" халыкара аэропортында ил башлыгын Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Россия спорт министры Виталий Мутко, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин каршы алдылар.
Владимир Путин эш визитының программасында Казандагы җәйге Универсиадага әзерлек кысаларында төзелгән спорт инфраструктурасының берничә объектын карау тора.
Казанга килеп җитүгә, Россия Президенты озата баручы затлар белән Ишкәкле спорт төрләре сараенда булды (Урта Кабан күле). Биредә Владимир Путин спортчылар белән аралашты, алар Президентка яхшы спорт объектлары һәм Казандагы җәйге Универсиаданы югары дәрәҗәдә әзерләү өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.
Владимир Путин, үз чиратында, Татарстан республикасы җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, нәкъ менә Татарстан Казанда Бөтендөнья җәйге Универсиадасын уздырырга тәкъдим итте һәм әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен бик күп көч куйды.
Владимир Путин сүзләренчә, иң мөһиме - бөтен акча шәһәрне төзекләндерүгә, спорт инфраструктурасы объектларын, юл чишелешләрен төзүгә сарыф ителде. Болар барысы да Казаны яхшыртты, хәзер ул бай Европа шәһәренә тиң башлады, дип билгеләп үтте Россия Президенты.
Очрашу тәмамланганнан соң, дәүләт башлыгы Федераль медик-биологик агентлыкның мобиль медицина комплекслары эше белән танышты. Аларны файдалану спортчыларга махсуслаштырылган һәм югары квалификацияле ярышларны уздыру урыныннан якын тирәдә медицина ярдәме күрсәтүне тәэмин итә. Әлеге уникаль комплекслар Россия спортчыларын 2014 елгы Сочидагы XXII кышкы Олимпия уеннарында медицина ярдәмен күрсәтү өчен кулланылачаклар, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Фоторепортаж
Видеорепортаж