Мирный бистәсендәге каенлыкта татар халкының милли бәйрәме Сабантуй үтте.
(KZN.RU, 13-нче июль). Бүген Татарстан башкаласында Универсиада катнашучыларын һәм кунакларын республика халкының милли колориты, көнкүреш һәм гореф-гадәтләре белән таныштырдылар. Мирный бистәсендәге каенлыкта Сабантуй милли бәйрәме узды.
Сабантуй шәһәребездә 6-нчы июльдән алып 17-сенә кадәр үтә торган Мәдәни Универсиаданың алыштыргысыз өлеше булып тора. Бүген спортчыларның ярышлары дәвам итүенә карамастан, күпләр тренировкалар һәм финал стартлары арасындагы буш вакытларында милли Сабан туен карарга һәм шәхсән катнашырга килделәр. Универсиадада катнашучы барлык спорт делегацияләре дә Сабан туенда булдылар.
Мәртәбәле кунаклар арасында РФ Хөкүмәтенең вице-премьеры һәм Россия Олимпия комитетының президенты Александр Жуков, Россия спорт министры Виталий Мутко, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, Студентлар спорты халыкара федерациясе (FISU) президенты Клод-Луи Гальен, ТРның беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия студентлар спорт берлеге президенты Олег Матыцин һәм башка рәсми затлар бар иде.
Рөстәм Миңнеханов Сабантуй кунакларын халыкара милли бәйрәм белән котлады һәм бәйрәм күтәренке рухта үтсен дигән теләкләрен җиткерде. Бүгенге көндә бәйрәмне Россиянең 55 төбәгендә һәм 23 чит илдә билгеләп үтәләр. “Бу – Универсиада кунакларына, спортчыларга һәм волонтерларга Казаннан зур бүләк”, - дип билгеләде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, Сабантуй – халкыбызны берләштерүче иң яраткан һәм көтеп алынган милли бәйрәмнәребезнең берсе. Меңьеллык Казанның тарихында беренче тапкыр Сабантуйга дөньяның 5 континентыннан һәм 160 иленнән кунаклар җыелды. Шәһәр башлыгы Сабантуй кунакларына сәламәтлек, бәхет һәм хыялларының тормышка ашуын теләде.
Сабантуй – татарларның иң танылган милли бәйрәме, ул язгы кыр эшләрен тәмамлануын белдерә һәм гадәттә июнь аенда башлана. 2013 елгы Сабантуй махсус Универсиада кунаклары өчен июль аена күчерелде.
Александр Жуков Сабантуйның Россиядә дә иң якты милли бәйрәм булуын билгеләп үтте. Ул оештыручыларга – искиткеч Универсиада өчен һәм ФИСУ Президентына әлеге проектны Казанда үткәрү мөмкинлеге биргән өчен рәхмәтен җиткерде.
ТР спорт министры, үз чиратында, Сабантуйның халыкара бәйрәмгә әйләнеп баруын билгеләп үтте. “Без Россияне, республиканы, Казанны Универсиадага килгән күпләгән дусларыбыз өчен ача алдык. Бөтен дөнья яңа Казанны, яңа республиканы, яңа Россияне күрде”, - диде ул.
Господин Галльен Универсиаданың барлык катнашучылары исеменнән шундый матур бәйрәмдә катнашу мөмкинлеге тудырылганы өчен рәхмәтен белдерде. “Бу Универсиада – моңа кадәр булганнарның иң яхшыларыннан”, - диде ул һәм тагы бер кат Казанга, Татарстан, Россииягә рәхмәтен белдереп, татар телендә “Рәхмәт!” диде.
Мәртәбәле кунаклар авыл йортлары буенча үтте һәм милли ярышларда катнаштылар. 20 мәйданчыкта республика районнарының экспозицияләре, аларның һөнәрчелек, милли аш-сулары тәкъдим ителде. Кукмара, Арча, Балык Бистәсе, Питрәч, Буа, Алексеевск, Теләче, Чүпрәле, Лаеш, Тәтеш һәм Норлат муниципаль районнарныкы аеруча аерылып торды.
Теләгән һәркем дә гер күтәрү, канат тарту, бүрәнәдә йөрү, кашыкка йомырка салып йөгерү, катыктан акча эзләү, шулай ук балык тоту кебек ярышларда катнаша алды.
Бәйрәмнең рәсми ачылышы татар халык әкиятләренең мотивлары буенча театральләштерелгән прологтан торды. Татар әдәбиятының төп персонажлары Су Анасы һәм Батыр тамашшының төп геройлары булды. Бәйрәм тамашасында Казан һәм республиканың гына түгел, РФның башка субъектларыннан да иҗади коллективлар, солист, ансамбльләр һәм оркестрлар катнашты.
Пролог тәмамлану белән, төп мәйданда милли спорт ярышлары башланды, шул исәптән милли спорт көрәше дә. Бу ярышларда республика һәм шәһәрдән барлыгы 500дән артык иң яхшы батыр көрәште. Кыйммәтле призларны 12 авырлык категориясендәге җиңүчеләр алды, ә абсолют батырга традиция буенча бәрән бирелде.
Спорт ярышлары белән беррәттән төп мәйданда республиканың иң яхшы иҗади коллективлары һәм татар эстрадасының йолдызлары катнашында концерт программасы дәвам итәчәк.
Сабантуй чаралары Казан иппподромында дәвам итә, биредә ат чабышы ярышлары үтәчәк.