Керү билетының бәясе 50 сум тәшкил итәчәк
(KZN.RU, 15-нче июль). 18 июль көнне, Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннары узганнан соң, “Казан” гаилә үзәге казанлылар һәм шәһәр кунаклары өчен күзәтү мәйданын ачачак. Бу хакта бүген “эшлекле дүшәмбе” барышында Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева хәбәр итте. Үзәкне карап чыгу өчен бердәм тариф булдырылган, ул 50 сум тәшкил итә.
Казан Мэры Илсур Метшин әлеге инициативаны хуплады. “Казан” - никахланышу сарае гына түгел, ә искиткеч күзәтү мәйданы булган туристик объект да. Һичшиксез мондый мөмкинлекне кулланып калырга кирәк”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, “Казан” гаилә үзәге 5 июльдә ачылды. Комплексның өч парад залында көн саен 100 гаилә теркәү тантанасы үткәрергә мөмкин. Андагы залларның берсе интерьеры белән Бөек Идел буе Болгар дәүләтне, икенчесе – Казан ханлыгын чорын символлаштыра, аерым бүлмәләр классицизм стилендә эшләнгән. “Казан” үзәге шулай ук кияү һәм кәләш өчен аерым бүлмәләр, фуршет һәм котлаулар өчен заллар белән дә җиһазландырылган. Үзәкнең гомуми мәйданы 1,2 мең кв. метрдан артык булган күзәтү мәйданыннан Казансу елгасы акваториясенә, Казан Кремле һәм шәһәрнең заманча өлешенә панорамалы күренешләр ачыла.
Бүгенге көнгә “Казан” гаилә үзәгендә 47 гаилә теркәлгән. Альбина Шәвәлиева сүзләренчә, изге Рамазан аенда мөселманнарда ураза булу белән бәйле рәвештә гаиләләрне теркәү өчен гаризалар саны сизелерлек кимегән, тик инде август аенда “Казан”да 500-дән артык парның язылышуы көтелә. Тантаналы рәвештә гаиләләрне теркәүдән тыш үзәктә гаилә институтын зурлау өчен 25 елдан артык бергә яшәгән юбилярларны тәбрикләү, “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медальләрен, ана капиталына сертификатлар тапшыру кебек чаралар уздырылачак.
Альбина Шәвәлиева хәбәр иткәнчә, 2013 елның беренче яртысында шәһәр ГХАТларында 5000-нән артык пар гаилә союзы теркәгән, бу узган елның шушы вакытыннан 500-гә артыграк. Беренче ярты елда 2543 пар аерылышкан. “Аерылышучыларның төп өлеше һаман да 5 елдан артык яшәмәгән яшь гаиләләргә туры килә”, - дип аңлатты Альбина Шәвәлиева.
Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге идарәсе башлыгы искәртеп үткәнчә, узган ел белән чагыштырганда аерылышулар саны аз гына арткан, шулай да Казан Идел буе федераль округында иң уңышлы миллионлы-шәһәр булып кала бирә. ТР башкаласында Түбән Новгород, Пермь, Самара, Уфа белән чагыштырганда теркәлгән гаиләләргә караганда аерылышкан гаиләләр өлеше күпкә аз.
Альбина Шәвәлиева яңа гаилә теркәү сарае эшли башлау белән бәйле рәвештә шәһәрнең ГХАТ органнары структурасы үзгәртеп корылачагын да искә төшереп үтте. Шул рәвешле, 1 августтан Совет районы ГХАТ идарәсе, ел ахырына кадәр М. Җәлил урамында урнашкан гаилә актлар теркәү бүлеге хезмәт күрсәтүен туктатачак. ГХАТның Яңа Савин районы бүлеге Казанның ГХАТ идарәсе белән берләштереләчәк һәм “Казан” гаилә үзәгеннән ерак түгел урнашкан яңа бинага күчереләчәк. Киров һәм Идел буе районнарындагы ГХАТ бүлекләре эшләрен штат режимында дәвам итәчәк.
Илсур Метшин Казанның яшь парларына гаилә тормышында бәхет теләде. “Теркәлгән гаиләләр һәм балалар туу санын арттыру тенденциясен саклап калу мөһим. Гаилә кору һәм аерылуларны чагыштыруга килгәндә, икенче яртыеллык халәтне тотрыкландырыр дип өметләнәм”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.