Ябылу тантанасында Земфира, Динә Гарипова, Эльмира Калимуллина, “Мумий Тролль”, “Би-2” һәм “Серебро” төркемнәре чыгыш ясаячак.
(KZN.RU, 15-нче июль). Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Универсиадасын ябу тантанасына әзерлек ахырына якынлаша. Универсиаданың ике атналык эш нәтиҗәсен күрсәткән тамаша әзерләнеше буенча ачылу тантанасыннан калышмый. Тантананы карарга теләүчеләр шактый, шунлыктан җаваплы хезмәтләрнең эшен тиешле дәрәҗәдә оештырырга кирәк. Бу хакта Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә җиткерде.
Казандагы Универсиада тамашачыларның да, төрле массакүләм мәгълүмат чараларының да зур кызыксынуын уятты, дип белдерде шәһәр башлыгы. Бүген спорт чараларына 743 мең 434 билет сатылган. Бу – Универсиада тарихында рекорд. Билетларның иң күп сатылган көне 10-нчы һәм 11-нче июльгә туры килә: 33 һәм 42 мең. Моннан кала 200 мең кеше Универсиаданың мәдәни паркында булган.
“Казан-2013” Башкарма дирекциясе җитәкчесе урынбасары, 2013 елгы Универсиада ачылу һәм ябылу тантаналарының башкарма директоры Игорь Сивов ябылышның әзерлеге ахырына якынлаша дип белдерде.
“Әлеге тамаша тәэсирлеге буенча ачылу тантанасыннан ким булмаячак. Режиссер төркеме аны “Хыяллар чынга ашучы кичә” дип атый. Уеннарның ябылышы ачылу тантанасыннан аерылып тора. Тамашачылар каршында Гарик Сукачев, Сергей Лазарев, Нюша, Тимур Родригез, Эльмира Кәлимуллина, Динә Гарипова, Елка кебек популяр башкаручылар һәм “Zdob si Zdub”, “Би-2”, “Каста”, “Мумий Тролль”, “Серебро” коллективлары чыгыш ясаячак. Ә ябылу тантанасын җырчы Земфира тәмамлар дип көтелә”, - дип әйтте Игорь Сивов.
Аның сүзләренчә, ябылу тантанасы күптөрле истәлекле эпизодларга бай. Социаль челтәр кулланучылары да тамаша барышына кушылып, шул рәвешле чарада теләгән һәр кеше катнаша алачак.
Ябылу тантанасының тагын бер аермалы ягы – биредә спортчылардан кала Универсиаданың аерылгысыз өлеше булган волонтерлар парады да ясамакчылар.
Ябылу тантанасына билетлар җитмәүгә килгәндә, И.Метшин ТР Президенты Рөстәм Миннехановның гафу үтенүенә кушылам диде. “Ни кызганыч, 45 мең кешелек стадион барлык теләүчеләрне дә сыйдыра алмый. Ләкин бу тантана туры эфирда күрсәтеләчәк. Василий Кикнадзе һәм “Россия” каналы командасына искиткеч трансляция өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Казандагы Универсиадага алар алып килгән җиһазлар беркайда да юк – болары техниканың иң соңгы казанышы” – дип ассызыклады Илсур Метшин.
“Казан-Арена” футбол стадионына тамашачыларны алып килү ачылу тантанасындагы кебек оештырыла.
“17-нче июль махсус шаттлар эшләячәк. Алар тамашачыларны 4 жирдән алып килә – Химия урамы, “Тимер юлчылар” мәдәният йорты, Липатов урамы һәм “Кәҗә бистәсе” метро станциясе. Аннан кала стадион аша 16 автобус, 2 трамвай һәм троллейбус маршруты уза. Ә тантана беткәч, Ямашев проспектыннан 260 махсус куелган автобус халыкны 7 төрле юнәлештә алып китәчәк: Юдино, Жилплощадка, Төньяк, Мирный, Дәрвишләр, Республика клиник хастаханәсе (РКБ), Габишева урамы. Шулай ук Чистай урамыннан “Кәҗә бистәсе” метро станциясенә өстәмә 40 автобус куелган. Метрополитен 18-нче июль сәгать өчкә кадәр эшләячәк. Шулай ук ябылудан соң Кояшлы шәһәр һәм тимер юл вокзалына өстәмә 30 трамвай барачак”, - дип җиткерде Транспорт комитетының рәисе Айдар Габделхаков.
Шәһәр халкына һәм килгән кунакларга уңайлы булсын өчен, махсус информатив аншлаглар эшләячәк. Алар ярдәмендә теге яки бу якка баручы җәмәгать транспортын тиз арада табып булачак.
«Ачылу тантанасыннан соң барлык тамашачылар да кыска вакыт эчендә өйләренә кайтып җитә алды. Ябылыштан соң да эш мөмкин кадәр оешкан булырга тиеш. Шунлыктан җаваплы хезмәтләрнең эшен тиешле дәрәҗәдә оештырырга кирәк. Тамашачыларны өйләренә озату – мөһим этап”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Казан буенча ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рөстәм Ибраһимов ябылу тантанасы узачак көнне Ямашев һәм Җиңү проспекты, Чистай урамында транспорт хәрәкәте вакытлыча туктатылачагын искә төшерде.
“Ябылу тантанасы” сүзтезмәсе моңсу яңгырый. Әлеге вакыйга белән аерыласы килмәсә дә, бәйрәм мәңге бармый. Без Универсиада калдырган мирасны саклаячакбыз. Барлык төзелгән һәм реконструкцияләнгән корылмалар профессионал спорт вәкилләре, студентлар, балалар спорт мәктәбе һәм шәһәр халкы өчен эшләячәк”, - диде Илсур Метшин.