Яңа экскурсион формат туристлар арасында гына түгел, шәһәрлеләр арасында да популяр.
(KZN.RU, 15-нче июль). Казанда Универсиада алдыннан барлыкка килгән ике катлы автобуслар хезмәтен көненә 400 кеше куллана. Уртача йөкләнү 90%ны тәшкил итә, әлеге күрсәткеч Мәскәүнекеннән 20%ка күбрәк. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитетның Тышкы элемтәләр һәм туризм комитеты рәисе Иван Кадошников хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, проект коммерцияле генә түгел, ә социаль әһәмияткә дә ия. Шәһәр үзәген ике катлы автобус биеклегеннән карау мөмкинлеген күбрәк мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр куллана, алар өчен йөрү бушлай. Моннан тыш, узган атнада Лаеш балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен экскурсия үткәрелгән. Алга таба да әлеге хәйрия практикасы дәвам ителәчәк.
Илсур Метшин сүзләренә караганда, экскурсиянең популярлыгы әлеге проектның инвесторларын да гаҗәпләндергән, алар автобусны Казанда Универсиададан соң да калдырырга булганнар. “Мондый очраклар, гомумән, шәһәрнең инвестицион җәлеп итәрлек булуы турында да дөрес нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирә, дип уйлыйм”, - дип өстәде ул.
Гомумән, Иван Кадошников хәбәр итүенчә, алдан исәпләнгән нәтиҗәләр буенча июль башыннан шәһәрдә 100 мең кеше булган. “Универсиада кунакчыллык сферасын һәм шәһәрнең зур күләмдәге кунакларны кабул итүгә әзерлеген тикшерү өчен җитди чара булды. Уеннар ачылган көнне генә дә “Казан” халыкара аэропорты 123, шул исәптән 37 чартлы, рейска хезмәт күрсәткән һәм пассажирлар агымын ике тапкырга арттырган. Уеннарның беренче атнасында аэропорт аша гына да шәһәргә 20,5 мең пассажир килде”, - дип өстәде Иван Кадошников.
Традицион рәвештә туристлар иң күп бара торган объектлар булып Татарстан башкаласында Казан Кремле һәм “Ривьера” аквапаркы кала. Универсиада башыннан аларда 80 мең кеше булган.
Иван Кадошников сүзләренчә, XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннары үткән көннәрдә Россия регионнары студентлары өчен Казанга махсус турлар оештырылган. Туристлар агымының иң күп өлеше бер көнлек турларга туры килгән. Исегезгә төшерәбез, якын-тирә регионнарда яшәүчеләр өчен “1 көнлек тур” кебек мондый продуктның үсеше Универсиадада клиентлар төркеменең күп санлы һәм шәһәрнең номер фондының чикләнгән булуы белән бәйле.
Инде көтелгәнчә, 6-нчы һәм 7-нче июльдә Казан кунакханәләрендә буш урыннар булмады. “Бүген Казанда 9053 урынга 5365 номер белән 104 кунакханә эшли. 6-нчы июльгә кадәр кунакханәләр йөклелеге уртача 60% тәшкил иткән булса, бүген инде ул 85%”, - дип хәбәр итте Иван Кадошников. Тышкы элемтәләр һәм туризм комитеты рәисе Универсиада алдыннан 776 номерлы 9 яңа кунакханә эшли башлады дип өстәде. “Биләр”, “Корона”, “TatarInn”, “Ramada”, “Корстон”, “Мәскәү” кунакханәләре, “Коммуна” һәм “Kremlin” хостельләре һәм Спортның су төрләре сарае каршындагы кунакханә тибындагы тулай тораклар турында сүз бара.
Иван Кадошников сүзләренчә, тагын 6 кунакханәдә (622 номер) төзелеш һәм бизәкләү эшләре тулысынча тәмамланган, “Рубин” һәм “Кристалл” кунакханәләре Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең ахыргы нәтиҗәсен алган. “Калганнары килешү процедурасын үтүләрен дәвам итәләр. Алдан әйтелгәнчә, Универсиадага кунакханәләрне эшләтеп җибәрүне тизләтүдә бернинди өстенлекләр һәм узындырулар да булмады. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе нәтиҗәсен алу өчен әлеге объектларда төп проблема булып янгын куркынычсызлыгы буенча кисәтүләр тора”, - дип ассызыклады Иван Кадошников.
Универсиада көннәрендә туристик навигация дә үсеш алды. Узган атнада шәһәрдә өч телдәге (рус, татар, инглиз) беренче карталар һәм күрсәткечләр барлыкка килде.
И.Метшин искәртеп үткәнчә, Универсиада узганнан соң, гадәттә теләсә нинди халыкара зур ярышлардан соң булган кебек, Казанга карата да туристларда кызыксыну артырга тиеш.
“Соңгы 3 атнада, Универсиада-2013 белән бәйле рәвештә, Россия һәм чит илләр массакүләм мәгълүмат чараларында Казан турында искә алу 10 еллык күрсәткечләрне бергә алганнан да артты. Тик әлеге потенциалны дөрес куллана да белергә кирәк. Универсида безгә этәргеч бирә, тик алда әле туристларны кызыксындыру һәм шәһәрне алга алып баруда бик зур эшләр тора”, - дип ассызыклады һәм туроператорлар өчен көзге махсуслашкан семинар уздырырга тәкъдим итте шәһәр башлыгы.