Казан Мэры Россия Президенты Владимир Путин Татарстан башкаласын “бик шәп Европа шәһәре” дигән сүзләр белән бәяләгәнен искә төшерде.
(KZN.RU, 15-нче июль). 198 махсус техника берәмлеге һәм 725 юл эшчесе Универсиада көннәрендә ике сменага Казан урамнарындагы чисталыкны тәэмин итеп тора. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Башкарма комитет Җитәкчесенең төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча урынбасары Александр Лобов хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, ярышлар вакытында шәһәрнең барлык хезмәтләре диярлек көчәйтелгән эш режимына күчерелгән. Универсиада объектларында мөмкин булган аварияләрне вакытында бетерү өчен коммуналь комплекс предприятиеләре тарафыннан 250 махсус техника берәмлеге белән тәэмин ителгән тәүлек буена 36 авария бригадасының кизүлеге оештырылган.
Шәһәр территориясеннән чүп чыгару эше шулай ук көчәйтелгән режимда алып барыла. Көн саен әлегә эшкә 75 чүп чыгару машинасы җәлеп ителә. Тәүлеккә уртачак 10 мең кубометр калдык чыгарыла, бу исә узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 15%-ка күбрәк дигәнне аңлата, дип билгеләде А.Лобов.
“Универсиада чорында берни булмады дип әйтә алмыйбыз, вакытлыча электр энергиясе дә сүндерелеп торды, яңгыр яуганнан соң торбалар да тишелде, - дип шәрехләде И.Метшин. – Вакытында күреп, без килешкәнчә, оператив хәлдә бетерү зарур”.
Казан Мэры бу көннәрдә Россия Президенты Владимир Путин Татарстан башкаласын “бик шәп Европа шәһәре” дигән сүзләр белән бәяләгәнен искә төшерде.
“Дәүләтебез башлыгыннан мондый бәя алу – зур дәрәҗә һәм зур җаваплылык. Универсиада тәмамланачак, ә безгә сезнең белән планканы саклап калу мөһим. Универсиадага әзерлеккә караганда да зуррак эш көтелә. Планканы алып була, әмма аны саклап калу – профессиональ спорттагы кебек ике тапкыр дөнья чемпионаты исемен алу – иң авыры. Безгә шуны аерым төрле зур чаралар көтмичә, күп көч таләп итә торган эшне башкарырга кирәк булыр”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Ахырда ул Универсиада көннәрендә башланган калдыкларны селектив җыюны гамәлгә кертеп, шулай ук “Яшел рекорд”ның яңа этабы – узган елны көзен узган кебек күпләп агач утырту эшенә әзерләүне йөкләде.