(KZN.RU, 15-нче июль). Бүген кич Казан Мэры Илсур Метшин Казансу елгасының яр буенда – Игенчеләр сарае каршында оештырылган 2013 елгы Универсиаданың Мәдәни паркында булып кайтты.
Шәһәр башлыгы паркның тематик мәйданчыкларын, милли йортларын, җирле осталарның хезмәтләре белән танышып чыкты. Илсур Метшин 2017 елда Бөтендөнья кышкы студентлар уеннарын кабул итәчәк Казахстан башкаласы – Алмата мәйданында булды. Биредә ул, аерым алганда, Мактаулы кунаклар китабында үз теләкләрен калдырды. “Кардәшләребезгә һәркайда, һәрнәрсәдә һәм һәрвакыт иң матур теләкләр”, - дип язды шәһәр башлыгы. Ул шулай ук 2019 елгы кышкы Универсиаданы үткәрүгә дәгъва кылган Красноярск мәйданының да гариза мәйданын карап чыкты. Красноярск кунаклары, теләкләре булган һәркем дә җәен тимераякта шуа алсын өчен, боз мәйданчыгы оештырган.
Шәһәр башлыгын 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатының оештыру комитетыннан “Футбол паркы” интерактив социаль – спорт проекты кызыксындырды. Биредә тренировкалар өчен кечкенә мәйданчык оештырылган, ә мультимедиа экранында әлеге спорт төренең тарихы күрсәтелгән.
Паркка килүчеләр Казан Мэрына рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. “Казанга эшләгәннәрегез өчен рәхмәт, - диде Татарстан башкаласы халкы. – Казан чын-чынлап Европа шәһәренә әверелде. Без кабат илебез белән горурлана башладык”. Илсур Метшин, үз чиратында, шәһәрнең хәзерге төзекләндерелгән торышын тиешле мөнәсәбәттә булсак кына саклап булачагын ассызыклады. “Һәр кешегә җыештыру һәм милиционер куеп булмый, - диде Илсур Метшин. – Кунаклар китәр, ә безгә бу шәһәрдә яшисе, шуңа күрә күбесе үзебездән торачак. Әлеге чисталык дәрәҗәсен сакларга кирәк”.
Илсур Метшин шулай ук паркка килүчеләрдән Универсиаданың спорт ярышларында булганнармы, бәяләреннән канәгатьме дип кызыксынды. Билетларга куелган бәяләр канәгатьләнерлек, дип ышандырдылар Мэрны. “Шәһәребездә шундый ярышлар узганны соң аңладык, теләгән ярышка эләгә алмавыбызга үзебез гаепле”, - диде ханымнарның берсе.
Шәһәр башлыгы шуны да билгеләде, Универсиада – көтеләчәк эре спорт форумнарыннан беренче ярыш. “Бездә спортның су төрләре буенча дөньякүләм чемпионат узачак”, - диде Мэр һәм узган чемпионатны 3,7 миллиард тамашачы караганын билгеләде. 2013 елгы Универсиаданың ачылу тантанасын 1 миллиардтан күбрәк кеше караган. “Безне бөтен дөнья, 5 континент күрде, - дип дәвам итте Илсур Метшин – Шәһәребезгә килгән кунаклар казанлыларның яхшы мөнәсәбәтле икәнлеген билгеләде. Мине бу шатландырды”.
Импровизацияле урында ук оештырылган очрашудан соң шәһәр башлыгы кабат шәһәр халкына Универсиадага әзерлек барышында күрсәтелгән сабырлыклары, түземлекләре өчен рәхмәтен белдерде. “Безнең белән сабыр иткәнегез өчен рәхмәт. Без 5 ел төзедек, шәһәрлеләр өчен шактый уңайсызлыклар булды”, - диде И.Метшин.
Шәһәр җитәкчесе һәммәсенә матур кич һәм музыкаль программадан яхшы тәэсирләр теләде. Исегезгә төшерәбез, бүген Универсиада паркында “Ак бүре” дип исемләнгән татар операсының премьерасы булды. Милли операны кую идеясе – ТР Дәүләт симфония оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковскийныкы. Музыка һәм либреттоны язуны Александр Сладковский яшь авторлар – композитор Зөлфия Раупова һәм шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшинга тапшырган. Опера шул ук исемдәге татар әкияте мотивлары буенча язылган.
Илсур Метшин бик теләп сәнгатьне сөючеләр янына кушылды һәм яңа милли операны тыңлаучыларның берсе булды. Шуны әйтергә кирәк, бүген, паркның башка эш көннәрендәге сыман, Универсиаданың мәдәни мәйданы халык белән шыгрым тулы иде.