Казан Мэры Бөтендөнья җәйге студентлар уеннары ябылу тантанасының финал репетицияләрендә булып кайтты
(KZN.RU, 15-нче июль). Бүген кич Казан Мэры Илсур Метшин Универсиаданың ябылу тантанасын әзерләүче режиссерлар төркеме белән очрашты.
«Kazan-Arena» футбол стадионында XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарының финал аккорды булып торачак масштаблы шоуның финал репетицияләре дәвам итә. Уеннарның ачылу һәм ябылу тантаналарының баш режиссеры Алексей Сеченов шуны билгеләде, репетицияләр план режимында уза: декорация, костюмнар, техника тулы әзерлектә. “48 сәгать калды – шоу өстендә ике ел ярым башкарылган хезмәтнең нәтиҗәсен күрәчәкбез”, - дип ассызыклады режиссер.
Булачак вакыйганың техник нюанслары хакында Илсур Метшинга тантанада хезмәт күрсәтәчәк тавыш режиссерлары һәм ут техникасы төркемнәренең әгъзалары хәбәр итте. Шәһәр башлыгы 45 мең тамашачыга исәпләнгән стадионның буш трибуналары төзелеш этабында сыман зур булып күренми, дип тәэсирләре белән бүлеште. Алексей Сеченов сүзләренә караганда, стадионны җайлы залга әвелдереп булды, әмма ул 2 тапкыр зуррак булса да, әлеге тойгыны саклап калып булыр иде.
Исегезгә төшерәбез, финал шоу мәгълүматлары, ачылу тантанасыныкы сыман, сер итеп саклана. Шунысы билгеле, “Хыяллар тормышка аша торган кичә” дип исемләнгән чарада Гарик Сукачев, Сергей Лазарев, Тимур Родригез, Эльмира Кәлимуллина, Динә Гарипова, Елка, Земфира, “Zdob si Zdub”, “Би-2”, “Каста”, “Мумий Тролль” һәм башка җырчылар чыгыш ясаячак.
“Һәрвакыт үзебезгә әйтә килдек – ябылу тантанасы ачылу тантанасын уздырырга тиеш түгел, аны башкача итеп әзерләргә кирәк. Ябылу – принципаль рәвештә башка хисләр – халык тантана түгел, ә искә төшерергә рәхәт булачак, йөрәкне әрнетә торган хисләр көтә. Универсиада башланганнан алып, 10 көндә кешеләрнең бераз үзгәргәнен әйтә алам”, - дип ассызыклады Алексей Сеченов.
Илсур Метшин шуны сөйләде, финал шоу якынлашуыннан төп хис – кызганыч. “Универсиаданы ябуга кадәр 2 көн калды, моннан моңсу. Яхшы фильмның ахырына охшаган – сюжеты да аңлашыла сыман... Ябылу тантанасына килгәндә - серләребез калды әле. Шәһәр җитәкчелегенә мөрәҗәгатьләрдән чыгып шуны әйтә алам, тамашачыларның булачак тантанага кызыксынуы ачылуга караганда да югарырак. Мондый өметләр югары бурыч куя. Ышанам ки, сынатмассыз”, - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.