Шәһәрләр арасындагы дуслык һәм хезмәттәшлек турындагы килешүне Илсур Метшин һәм Кан Ун-тай имзалады
(KZN.RU, 16-нчы июль). Казан һәм Төньяк Кореяның Кванджу шәһәре арасында бүген башкала ратушасында дуслык һәм хезмәттәшлек турындагы килешү имзаланды. Документларга Казан Мэры Илсур Метшин һәм Кванджу Мэры Кан Ун-тай кул куйды.
Кванджу 2015 елның җәендә XXVIII Бөтендөнья җәйге Универсиадасын кабул итәчәк. Нәкъ менә шул шәһәргә быелгы җәйге уеннар хуҗабикәсе – Казаннан Универсиада әләме тапшырылачак та. Шуны искә төшерергә кирәк, Кванджу 2013 елгы Универсиаданы үткрүгә дә дәгъва кылган, әмма әлеге көрәштә Казанга юл куйган.
Хезмәттәшлек турындагы килешү шәһәрләр арасында тәҗрибә уртаклашуны күздә тота. Илсур Метшин фикеренчә, Казанга Төньяк Кореяның алга киткән Кванджу кебек шәһәрдән өйрәнәсе әйберләр бар, ә Татарстан башкаласы үз чиратында 2013 елгы Универсиаданы үткәрү тәҗрибәсе белән уртаклашачак.
Илсур Метшин Кореядәге хезмәттәшләренә килгәннәре өчен рәхмәтен белдерде. “Күптән түгел без 2013 елгы Универсиадагы кабул итү хокукы өчен көрәштек, әмма иртәгә диярлек сезгә әләмне тапшырачакбыз”, - дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин Кванджу Мэрына. “Әлеге масштаблы спорт чарасына озак итеп әзерләндек, сезнең барысы аша үтәчәгегезгә ихластан көнләшәбез дә”, - дип өстәде Татарстан башкаласы Мэры.
Ун-тай әфәнде үз чиратында Илсур Метшинны Казандагы Универсиаданы уңышлы үткәрү белән тәбрикләде һәм Казанда аңа ошаганын билгеләде. “Казан – матур тарихи шәһәр”, - диде ул.
Илсур Метшин киләсе җәйге Универсиаданың моннан да кимрәк узмавына ышанычын белдерде: “Уеннарга әзерлек – шактый мәшәкатьле, әмма кызыклы эш. Төньяк Кореяда Универстаданың искиткеч узачагы өчен барын да эшләячәгегезгә ышанам”, - дип билгеләде ул.