(KZN.RU, 9-нчы июль). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Универсиада алдыннан шәһәрдә башланып киткән чүпне селектив җыю буенча сынау проектын гамәлгә кую барышы белән танышты.
10 көн элек шәһәрнең 47 җанлы урыннарында кәгазь, пыяла һәм пластик өчен аерым куелган 3-әр контейнер куелган. Шәһәр башлыгына “Чиста шәһәр” (“ПЖКХ” ҖЧҖ) компания директоры Эдуард Антонов хәбәр иткәнчә, сынауның беренче нәтиҗәләре өметләндерә торган: контейнерларда җыелган чүп өстәмә бүлүне таләп итми һәм чимал итеп файдаланыла.
Башкала Мэры Восстание урамы буенча 29-нчы номерлы йорт янындагы тротуар янында урнашкан контейнерлар эшен карады.
Экологиягә китерелә торган файдадан тыш, проект икътисади яктан да отышлы: муниципаль бюджет һәм коммерцияле кулланучылар калдыкларны күмүдә экономияли, чүпне чыгарган өчен генә акча түләячәк.
“Бөтен дөнья әлеге процесс аша узган. Европаның күпчелек иле өчен – бу норма, - дип билгеләде Илсур Метшин. – Әлегә без җәмәгать транспорты тукталышларын чүп җыюның аерым системасы белән җиһазландырырбыз, соңрак коммерция оешмаларын җәлеп итәчәкбез. Торак секторда бераз катлаулырак, барысы да фатирда өчәр чиләк тотарга ризалашмаячак”.
ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин билгеләп узганча, халыкның стимулы бар: чүпне мөстәкыйль аерган йортлар көнкүрешнең каты калдыкларын утилизацияләү өчен акча түләүдә экономияли алачак.
“Казан урамнарында мондый контейнерларның барлыкка килүе безне Европаның чиста һәм төзекләндерелгән шәһәрләре белән беррәттән куя. Цивилизациянең без ияләшергә тиешле тагын бер элементы бу”, - дип нәтиҗә ясады И.Метшин.