Универсиаданың беренче көннәре гадәттән тыш хәлләрсез тыныч үтте.
(KZN.RU, 8-нче июль). Казан шәһәре хезмәтләренең бөтенесе дә Универсиада үткәрелгән вакытта көчәйтелгән эш режимына күчкән. Бу хакта Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин бүген эшлекле дүшәмбе вакытында хәбәр итте.
Шәһәр башлыгы искәртеп үткәнчә, теләсә нинди халыкара форумда иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып куркынычсызлык белән тәэмин итү тора. Казан полиция гарнизонының тәртипкә салынган хезмәте һәм Татарстан башкаласында бирелгән көч нәтиҗәсендә җитди хокук бозулар читләтеп үтелгән.
“Казанда хәлләр тотрыклы. Соңгы атнада җинаятьләр саны кимеде. Җинаятьләр нигездә исерткеч эчемлекләр кулланган кешеләр тарафыннан кылына. Полиция нарядлары тәүлек буена Универсиада объектларында да, шәһәр урамнарында да хезмәт итә”, - диде Казан буенча РФ ЭЭМ идарәсе башлыгы Валерий Красильников. “Универсиаданың ачылу тантанасында полиция хезмәткәрләре максималь дәрәҗәдә оештырылган, тамашачыларга хөрмәт белән үрнәк эш күрсәттеләр. Әлеге планканы һәрвакыт саклау зарур”, - диде Илсур Метшин.
Казан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рөстәм Ибраһимов сүзләренчә, алдан сыйфатлы башкарылган эшләр нәтиҗәсендә Универсиада ачылган көнне юлларны чикләү дә киртәләрсез үтте.
“Без сүз биргәнчә, шәһәрдә бернинди дә транспорт коллапслары булмады. Универсиаданы ачу тантанасы һәм репетиция көннәрендә нинди чикләүләр булачагы хакында шәһәр халкына алдан ук хәбәр ителгән иде. Нәкъ шушындый эшне спорт йөрүе һәм ярыммарафон ярышлары алдыннан да үткәрергә кирәк. Бөтен кеше дә ябык участокларны ничек узып булуын белеп торырга тиеш”, - диде Казан Мэры.
Башкаланың җәмәгать транспортлары да көчәйтелгән режимда эшләвен дәвам итә.
“Гомумән алганда, Универсиада үткән көннәрдә җәмәгать транспортлары эше махсус җәдвәл буенча, эшне көчәйтеп алып барыла. Транспорт эш көнен 4.00 сәгатьтә башлап 1.00 сәгатьтә тәмамлый. 3-нче июльдән башлап һәр көнне транспорт хезмәтен оештыру буенча штаблар үткәрелә, бөтен кисәтүләр дә оператив рәвештә төзәтелә. Ярышлар соң тәмамланган вакытта спорт комплекслары яныннан узучы маршрутлар хезмәте көчәйтелә”, - дип җиткерде Транспорт буенча комитет рәисе Айдар Габделхаков.
Ул шулай ук кичәге көннән башлап хәрәкәт өчен күптән түгел ачылган Батурин урамыннан 22-нче һәм 89-нчы номерлы автобуслар йөри башлавын һәм аларның уңайлылыгын Универсиаданың Мәдәни паркына килүчеләр бәяли алачагын әйтте.
Универсиада үткәргән көннәрдә шәһәр хезмәтләре тарафыннан чүп-чар чыгаруга да зур игътибар юнәлтелгән. Башкарма комитет җитәкчесенең төзекләндерү һәм ЖКХ буенча урынбасары Александр Лобов хәбәр итүенчә, Уеннар үткәрү вакытында калдыклар белән эшләүнең бөтен этаплары да коррекцияләнгән.
“Үзгәрешләр беренче чиратта җыю һәм утилизациягә кагылды. 3 меңгә якын евроконтейнер сатып алынды, 70% техника яңартылды. Сыемнар торак оешмалары һәм коммерция предприятияләре тарафыннан урнаштырылды. Моннан тыш, идарә компанияләре үзләре 8 куб метрлы күләмдәге 150дән артык сыем сатып алды һәм урнаштырды, ә шәһәр Башкарма комитеты тарафыннан бистә зоналары өчен 120 бункер сатып алынды. Шулай ук калдыкларны җыю өчен 350 мәйданчык ремонтланды, ә чүп-чар иң күп җыелган 47 урында аерым җыю каралган”, - дип искәртте Александр Лобов.
Илсур Метшин эшләрне бөтен урамнарда да, аеруча да бик күп чүп булган мәйданнарда, аерым алганда үзәк урамнарда һәм Бауман урамында эшне көчәйттереп эшләргә кушты.
Сизелерлек йөк Универсиада үткән көннәрдә шәһәрнең медицина персоналына да төшә. Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рамил Әхмәтов искәрткәнчә, 20-нче июньнән ярышларны үткәрү кысаларында 1983 мөрәҗәгать теркәлгән, аларның 454-е спортчылардан. “Бәхеткә, бөтен очраклар да авыр түгел. Нигездә бу кызу сугу, спорт травмалары һәм гипертоник синдромнар. 59 госпитализацияләнү булды, тик 2-3 көннән алар инде хастаханәдән чыкты. Шулай ук авыр травмалар алган спортчыларга берничә операция ясалды”, - диде ул.
Казан коткаручылары да көчәйтелгән режимда эшли. Гражданнарны саклау идарәсе башлыгы Фердинанд Тимерханов профилактик эшләр нәтиҗәсендә Казанда узган елгы белән чагыштырганда янгыннар санын 6,5%ка киметеп булган, зыян күрүчеләр саны 21%ка азайган дип хәбәр итте. Урман янгыннары күзәтелмәгән. Универсиаданың бөтен объектларында да янгын сүндерү системасы тикшерелгән һәм куркынычсызлык буенча өстәмә чаралар күрелгән. Шәһәр пляжларында да коткаручылар көчәйтелгән режимда эшли.
“Берсүзсез, без Россия җыелмасы җиңүләре өчен шатланабыз. Тик безнең үзебезнең җыелмабыз бар – ул Казанның шәһәр хуҗалыгы буенча җыелмасы. Һәм ул шушы бөтен көннәрдә дә ярышларны үткәрү өчен уңайлы шартлар тудыру өчен көчәйтелгән режимда эшләргә тиеш”, - дип йомгаклады Илсур Метшин.