(KZN.RU, 8-нче июль). Универсиаданы ачу тантанасы – бөтен Россия халкына үз иле белән горурлану өчен сәбәп. Уникаль тамаша бөтен дөньяга Казан белән Татарстанның югары дәрәҗәдәге шундый чаралар оештырырга сәләтле икәнлеген күрсәтте. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә тантаналар әзерлеге оештыру комитетын җитәкләгән Казан Мэры Илсур Метшин шулай дип белдерде.
“Кешеләр ике елдан артык тәүлек буе эшләделәр. Илебез өчен горурлык хисен тоемлау – аның төп нәтиҗәсе. Шуны билгеләү мөһим, Универсиаданы ачылу тантанасы – 100%-ка диярлек үз көчләребез белән булдырган илебез җимеше. Сәхнә конструкцияләре Түбән Камада эшләнгән, иҗат коллективлары 95%-ка Казаннан һәм Татарстаннан”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Аерым рәхмәт сүзләрен шәһәр башлыгы Игорь Крутой җитәкчелегендәге иҗат төркеменә, тамашаның баш режиссеры Алексей Сеченов, хореография өлешен куючы Жанна Шмакова, шулай ук Универсиаданың ачылу тантанасын оештыруда катнашканнарга белдерде.
Шулай ук Татарстан башкаласы Мэры Россия Президенты Владимир Путинның Казан Универсиадасын масштбалары буенча Олимпия уеннары белән чагыштырганын искә төшерде. “Бу бүләкләр комплекты да, катнашучылар санына да карый. Безгә, Шэньженьдагы Универсиадага караганда, 2 илгә күбрәк килде. Быелгы Уеннарның тарихка иң масштбалы буларак кереп калу ихтималы бар. Әмма аның өчен безгә яхшылап эшләп алырга кирәк”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин шуны билгеләде, 7-нче июль иртән 2013 елгы Универсиаданың ябылу тантанасына әзерлек эшләре башланды. “Ачылу тантанасында без илебез, җөмһүриятебез, шәһәребез турында сөйләдек. Ә ябылу тантанасы бөтенләй үзгә булачак. Монда яшьләр драйвы, яхшы энергетика, бөтенләй башка музыка һәм декорацияләр булачак”, - дип нәтиҗә ясады Казан Мэры.
Исегезгә төшерәбез, Казанда Универсиада ябылу тантасында Земфира, “Мумий Тролль”, “Би-2”, Гарик Сукачев һәм Елка кебек танылган Россия төркемнәре һәм башкаручылары чыгыш ясаячак.