Россия Президенты XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың катнашучыларын һәм кунакларын сәламләде.
(Казан, 7-нче июль). Казандагы Бөтендөнья җәйге студент Уеннарының масштабы Олимпия уеннары белән чагыштырырлык. Универсиаданың оештыручылары, катнашучылар үзләрен өйдә кебек иркен хис итсеннәр өчен, кулдан килгәннең барысын да эшләделәр. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Уеннарның катнашучыларына һәм кунакларга мөрәҗәгать иткәндә җиткерде.
Ил башлыгы Казанга XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада ачылышы тантанасына килде, бәйрәм чарасы “Kazan-Arena” стадионында узды. 45 мең халык белән тулы залдан кала, тамашаны шулай ук РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, FISU рәисе Клод-Луи Галльен һәм башка мәртәбәле кунаклар карады.
Владимир Путин Универсиаданың барлык катнашучыларына да кунакчыл Россия халкы исеменнән мөрәҗәгать итте. “Казан – күпмилләтле зур илебезнең иң борынгы һәм матур шәһәрләренең берсе. Бүген бирегә зур казанышларга ирешкән яшь спортчылар җыелган. Дуслар, сез төрле илләрне, континентларны тәкъдим итәсез, ләкин бу көннәрдә сезне Бөтендөнья Универсиадасы берләштерә. Бөтендөнья студент Уеннарын масштабы ягыннан кыю рәвештә Олимпия Уеннарына тиңләрлек”, - дип ассызыклады Илбашы.
Ул шушы спорт бәйрәмендә катнашучы спортчылар үзләрен өйдәге кебек хис итсен өчен, кулдан килгәннең барысы да эшләнгәнен билгеләп узды. “Сезнең югары нәтиҗәләргә ирешүегез, ярышларның киеренкелегенә түзем булуыгыз, җиңү хакына авыр көрәш юлын узуыгыз өчен, барысын да эшләргә тырыштык. Һичшиксез, җиңү иң көчлеләргә тәтеячәк, әмма шушы атмосфера, Универсиада рухы мәңгегә сезнең йөрәкләрдә калачак”, - диде РФ Президенты Владимир Путин Универсиадада катнашачак спортчыларга.
FISU рәисе Клод-Луи Галльен, үз чиратында, FISU берләшмәсе өчен әлеге тантанада катнашу зур мәртәбә дип билгеләп үтте. “Без яңа офыкларга омтылучы илдә - Россиядә, биредә яшьләрнең киләчәге иң өстенлекле мәсьәләләрнең берсе булып тора. Татарстан - төрле мәдәниятләр, диннәрнең кисешкән урыны. Казан исә үзенең бөтен тарихы дәвамында үсүдән туктамаган, бөтен дөнья өчен ишекләрен киң итеп ачкан искиткеч шәһәр”, - дип билгеләде Клод-Луи Галльен.
"160 илдән килгән 14 меңнән артык катнашучы искиткеч Универсиада Авылында яшәячәк. Катнашучылар 27 спорт төре буенча яхшы мәйданчыкларда көч сынашачаклар. Безне онытымаслык ике атна көтә, алар ярышлар, тамаша, онытылмаслык тәэсирләр һәм шатлык белән тулы булачак. Әмма Универсиада бу гына түгел әле. Бу – Казанның шатлыгы да, кыюлыгы да, ни генә дисәк тә Казан әлеге проектны тормышка ашыруда үзеннән зур өлеш кертте, проектның максаты – социаль берләшү, Россия һәм бөтен илнең яшьләренең үсешенә булышлык күрсәтү. Универсиада – ул ихтыяр көче. 6 еллык тынгысыз хезмәт дәвамында Казан үзенең Россиянең спорт башкаласы булуын, зур масштабтагы ярышларны уздыра алуын дәлилләде”, - дип билгеләде FISU рәисе.
Чыгышлардан соң, Владимир Путин XXVII Бөтендөнья җәйге студент Уеннарын ачык дип игълан итте.