Игорь Шувалов ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Казан мэры Илсур Метшинга Казансу елгасының уң як яр буенда урнашкан торак йортлар янында яшел бульвар булдыруны тәкъдим итте.
(KZN.RU, 6-нчы июль). Яңа никахлашу сарае – “Казан” гаилә үзәген – бүген Казанда РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары, Казанда 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты җитәкчесе Игорь Шувалов карады.
Игорь Шуваловны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан шәһәре Мэры Илсур Метшин озатып йөрде.
Яңа никахлашу сарае – “Казан” гаилә үзәге – республика бюджеты акчасына Казансу елгасының уң як яр буенда рәссам һәм скульптор Даши Намдаковның проекты буенча төзелгән. Көн саен никахлашу сараенда 100ләп никахлашу тантанасын уздырырга мөмкин.
“Казан” гаилә үзәге каршында кунакларны ТР Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе башлыгы Эльмира Зарипова, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова каршы алды.
Игорь Шуваловка бинаның проекты турында сөйләделәр. Ул узган гасырдагы туй күлмәкләре күргәзмәсен карады, шулай ук пыяла астына куелган атаклы кешеләрнең тууы турындагы метрика белән танышты, мәсәлән җырчы Федор Иванович Шаляпин (1873 елның 1 февралендәге язма), Габдулла Тукайның тууы турында һ.б.
Алга таба Эльмира Зарипова электрон рәвештә гражданнарга дәүләт хезмәтләрен күрсәтү турында сөйләде. Ул гражданлык хәле актлары язмаларының 100 ел саклануын, аннан соң Милли архивка тапшырылуын хәбәр итте.
Соңыннан Игорь Шувалов һәм Рөстәм Миңнеханов “Казан” гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгына күтәрелделәр, анда яңа өйләнешүчеләр белән аралаштылар.
Игорь Шувалов ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Казан мэры Илсур Метшинга Казансу елгасының уң як яр буенда урнашкан торак йортлар янында яшел бульвар булдыруны тәкъдим итте, аның фикеренчә хәзергә монда агачлар һәм яшеллек бик аз.
Яңа никахлашу сараен карап чыкканнан соң, Россия Хөкүмәте беренче вице-премьеры һәм Татарстан Президенты Иске Татар бистәсенә юнәлделәр, анда алар өчен җәяүле экскурсия оештырылган иде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Видеорепортаж
Фоторепортаж