“Казан-Арена” стадионында Универсиада ачылышының күз явын алырлык тамашасы булды.
(KZN.RU, 7-нче июль). Казанда XХVII Бөентдөнья җәйге студент уеннарының факелы кабынды. Универсиада факелын кабызу Уеннарны ачу тантанасының кульминациясе булып торды.
Танылган композитор, РФның халык артисты һәм атказанган сәнгать эшлеклесе Игорь Крутойның иҗади коллективы тарафыннан әзерләнгән тамаша яңа футбол стадионында – 45 мең кеше сыйдыра алырлык “Казан-Арена”да узды. Тамашаны караучылар арасында Россия Президенты Владимир Путин, РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, FISU рәисе Клод-Луи Галльен һәм башка мәртәбәле кунаклар бар иде.
Ачылу тантанасының туры трансляциясе 105 илдә күрсәтелде.
Тамаша күз явын алырлык куелышлар белән әзерләнгән иде, аларда Россия халыкларының бай мәдәнияте һәм зур тарихы, фән һәм техника өлкәсендәге казанышлары, киләчәктәге үсеш преспективалары чагылыш тапкан.
Универсиада спортчылары һәм катнашучыларының парады тантананың үзәк өлешен тәшкил итте. Россия җыелмасын аеруча зур алкышлар белән каршы алдылар. Илебезнең әләмен алып бару вазыйфасы штангист, авыр атлетика буенча европа чемпионы Дмитрий Хомяковка тапшырылды.
Бәйрәм ахырында 2013 елгы Универсиада факелын кабыздылар. Студентлар Уеннары уты Сорбоннадагы Париж университетында кабызылган иде, биредә 1923 елда тарихта беренче тапкыр Халыкара студент спорт уеннары оештырылган була.
Соңыннан факел “Седов” җилкәнле судносында диңгез буйлап 45 мең милль озынлыктагы юлда сәяхәт кыла.
Эстафета Россия буйлап сәяхәт кылганда, илнең 30 эре студентлар үзәгендә булды, эстафетаның финал өлеше Татарстанның 43 муниципаль берәмлеге аша узды. Кичә студент уеннарының символы Казанга килеп җитте, ә бүген аны Татарстан башкаласының урамнары буйлап йөрттеләр. Казан этабын кертеп санаганда, ут эстафетасының факел йөртүчеләренең саны 2013кә тулган.
Эстафетада Универсиада авылы мэры Фәрит Габделганиев, шулай ук танылган спортчылар — суга сикерү буенча ике тапкыр Олимпия чемпионы Дмитрий Саутин, Европа чемпионы һәм Универсиада җиңүчесе Андрей Деманов, Туриндагы IX Паралимпия уеннары чемпионы Ирина Полякова, «Ак барс» хоккей клубы уенчысы, атказанган спорт мастеры Илья Никулин, өч тапкыр Олимпия чемпионы Мария Киселева да катнашты. Эстафетада катнашучылар арасында күренекле мәдәният эшлеклеләрен, 2013 елгы Универсиаданың партнер компанияләр вәкилләрен һәм Казанда май-июнь айларында узган “Мин факелчы” конкурсында җиңүчеләрне дә күрергә була иде.
“Казан-Арена” стадионына факелны танылган йөзүче Юрий Фуников алып чыкты. Аның кулыннан эстафетаны волейболчы Екатерина Гамова, Олимпия уеннарының биатлон һәм чаңгы ярышлары буенча чеммпионы Ирек Зарипов, дзюдо буенча Олимпия чемпионы Таһир Хәйбулаев һәм яшь перспективалы Россия хоккейчысы Наил Якупов алды, алар 2013 елгы Универсиада утын кабызып җибәрделәр.
Казандагы Бөтендөнья җәйге студент уеннары 17-нче июльгә кадәр үтәчәк. Универсиадада 27 спорт төре буенча 350дән артык медаль уйнатылачак.