(KZN.RU, 8-нче июль). Казан шәһәре Башкарма комитеты Җитәкчесенең муниципаль контрольне оештыру мәсьәләләре буенча урынбасары Рамил Муллин рәсми рәвештә эш урынын калдырып китте. Хезмәтен ул үзенең туган Мөслим районында, районның Башкарма комитет җитәкчесенең вазифаларын башкаручы сыйфатында дәвам итәчәк.
Мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Рамил Муллин хезмәттәшләренә рәхмәтен белдерде, сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар теләде. Казан Мэры Илсур Метшин аңа Казан шәһәре Думасыннан һәм Башкарма комитеты исеменнән шәһәр үсешенә өлеш керткәне өчен мактау грамотасын тапшырды, яңа эш урынында уңышлар теләде: “Яңа эш урынында иң кыю планнарыгызны тормышка ашырырга язсын”.
Рамил Муллин Башкарма комитет җитәкчесе – Адмнистратив-техник инспекция идарәсе (АТИИ) башлыгы вазифасында 3 елдан артык эшләде. Илсур Метшин билгеләп узганча, Рамил Хәмзә улы башлыгындагы идарә шактый ур эш башкарды. АТИИ структурасы яңа баштан оештырыла һәм хәзерге вакытта шәһәрнең җиңел булмаган мәсьәләләрен хәл итүдә шактый көчле орган булып тора.
Исегезгә төшерәбез, идарә төзекләндерү өлкәсендә муниципаль норматив хокукый актлар үтәү буенча муниципаль контрольне булдыра, Казан территориясен төзекләндерү дәрәҗәсен арттыру белән шөгыльләнә.