Россия Президенты җәйге Универсиаданың ачылу тантанасында катнашачак.
(KZN.RU, 6-нчы июль). Бүген кич Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Казанга 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасының ачылу тантанасында катнашу өчен килде.
«Казан» халыкара аэропортында Владимир Путинны Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар каршы алдылар.
Килүгә Россия Президенты "Казан" халыкара аэропортының яңа терминалын карап чыкты, гомумән, җәйге Универсиада 2013 әзерлек кысаларында үткәрелгән аэропорт үзгәрешләре белән танышты.
Шуннан соң ил башлыгы "Ласточка" аэроэкспрессына утырып барды (аэроэкспресс интермодаль элемтә кысаларында "Казан" халыкара аэропорты белән шәһәрнең тимер юл вокзалын тоташтырды)
Кичен Владимир Путин җәйге Универсиада-2013 ачылу тантанасында катнашачак, чара Казанның иң зур спорт объектында - 45 мең урынлы "Казан-Арена" футбол стадионында уза, шулай ук Россия командасы спортчылары белән очрашачак, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Фоторепортаж
Видеорепортаж