Экскурсиядә Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин да катнашты.
(KZN.RU, 6-нчы июль). Бүген Россиия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иске татар бистәсе буйлап җәяүле экскурсиядә булдылар. Экскурсиядә шулай ук Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова катнашты.
Иске татар бистәсе Казанда борынгы биналар сакланган урын гына түгел ул, ә аерым бер мохит сакланган урын. Әлеге мохитне комплекслы төзекләндерү эшләре Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән ике ел элек башланып китте. Дәүләт-хосусый партнерлык кысаларында инвесторлар тарафыннан мәдәни мирасның 24 объекты төзекләндерелгән. Республика җитәкчелеге һәм муниципалитет үз чиратларында урамнарны төзекләндергәннәр, яктыртуны җиһазландырганнар, инфраструктураны модернизацияләгәннәр. Борынгы таш һәм агач йортларны торгызу өчен Россиянең төрле үзәкләреннән белгечләр чакырылган. Реставрация нәтиҗәләрен бүген экскурсиядә катнашучылар үзләре күрә алды.
Игорь Шувалов Иске татар бистәсендә Каюм Насыйри урамының башыннан алып ахырына кадәр йөреп чыкты. Беренче вице-премьер Апанай мәчетенең тыйнак һәм шул ук вакытта нәзакәтле архитектурасына игътибар итте, Күнче урамының матурлыгын һәм җайлылыгын, Апанай йортының зурлыгын билгеләп үтте. Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Шувалов урамда Мәскәүдән килгән туристлар төркемен очраттылар һәм алардан яңарган Казан турында фикерләрен сораштылар.
Яңа гына төзелгән йортлар беренче вице-премьернын кәефен төшерде, алар архитектуралары белән дә, биеклекләре белән дә тарихи мохиттән аерылып торалар. "Кем бу йортларны төзергә рөхсәт бирде? Бу биек биналар бөтен матурлыкны бозган", - диде Игорь Шувалов.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, күпчелек яңа биналар 1990 елларда төзелгән, ул вакытта үзәктәге биналарның проектлары контрольдә тотылуы начар булган. "Хәзер без тарихи үзәктә төзелгән йортларның биеклекләренә дә, тышкы кыяфәтләренә дә аерым игътибар бирәчәкбез", - диде ТР Президенты.
Игорь Шувалов Иске Татар бистәсендәге агач йортларның реставрацияләү сыйфаты дәрәҗәсен югары бәяләде. Экскурсия ахырында беренче вице-премьер төзекләндерелгән тарихи кварталга кереп чыкты. Эчке якта кунакларны татар биюләре белән каршы алдылар, антиквариат, сөт сату кибетләрендә булдылар һәм башка дөрес итеп реставрацияләнгән сәүдәгәрләр йортларын күрсәттеләр, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Фоторепортаж
Видеорепортаж