Аны Татарстан Президенты һәм Казан Мэры озата йөрде.
(KZN.RU, 6-нчы июль). Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары, Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты җитәкчесе Игорь Шувалов Казанның үзәге буйлап ике катлы экскурсия автобусында танышу сәфәре кылды.
Исегезгә төшерәбез, Игорь Шувалов бүген Казанга 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасының ачылу тантанасында катнашу нияте белән килде.
Килүгә Россия Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры 2013 елгы Универсиада уты эстафетасында катнашты – ул факел тотып Казан Кремле диварларыннан Кремль урамына кадәр йөгерде.
Соңыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин белән бергә ике катлы экскурсия автобусында "Корстон" кунакханә сәүдә-күңел ачу комлпексыннан яңа "Казан" гаилә үзәгенә кадәр сәфәр кылды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, ике катлы экскурсия автобуслары Казан буйлап берничә көн элек йөри башладылар. Higer компаниясенең туристлар өчен автобусларын шәһәр махсус 2013 елгы Универсиада алдыннан сатып алды.
Туристлар әлеге автобуста Казан үзәге буйлап йөри ала, шәһәрнең кызыклы урыннарын, тарихи һәм архитектур һәйкәлләрен күрә алалар. Экскурсия автобуслары русча, татарча, инглизчә, французча, испанча, немецча, төрекчә һәм кытайча сөйли торган махсус 8 телле аудиогидлар белән җиһазланган. 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада тәмамлангач та, мондый төр экскурсияләрне Казан кунаклары өчен саклап калырга планлаштырыла.
Фоторепортаж