Ачылу тантанасында Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин да катнашты.
(KZN.RU, 5-нче июль). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Казахстан Республикасының Генераль консуллыгы бинасын ачу тантанасында катнашты.
Казанда Казахстан Республикасының Генераль консуллыгы Карл Маркс ур., 8/13 йортта урнашкан.
Чарада Казахстанның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Галым Оразбаков, Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Әсхәт Нускабай, Россия МИДының Казандагы вәкиле Радик Вахитов, Казан шәһәре Мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Ачу тантанасы Казахстан Республикасының флагын күтәрүдән һәм милли гимнын башкару белән башланып китте.
Казахстанның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Галым Оразбаков ассызыклап үткәнчә, бүген Казахстан белән Россия Федерациясе арасындагы, шул исәптән аның регионнары белән мөнәсәбәтләр бик тиз үсә. Галым Оразбаков Татарстан Республикасы белән үзара файдалы хезмәттәшлек турында сөйләгәндә, соңгы вакытларда делегацияләр, төрле өлкәләрдә тәҗрибә алмашу активлашуын билгеләп үтте. Безгә Татарстаннан өйрәнерлек нәрсәләр күп, диде ул. Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе шулай ук Казанның соңгы елларда бик тиз үзгәрүен билгеләп үтте.
Галым Оразбаков Рөстәм Миңнехановка һәм Казан шәһәре Мэры Илсур Метшинга Казанда Казахстан Республикасының Генераль консуллыгы өчен шәһәрнең үзәгендә бина биргәннәре өчен рәхмәт белдерде. Ул хәбәр иткәнчә, монда Казахстан сәүдә вәкиллеге бүлекчәсе, шулай ук “Эйр Астана” авиакомпаниясе офисы булачак.
Галым Оразбаков Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Әсхәт Нускабай белән таныштырды.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, тантанада катнашучыларны сәламләп, Казахстан һәм Татарстан халыкларының мәдәният буенча да, тел буенча да якын булуын искәртеп үтте. 2012 елдан бирле без уртак икътисадый киңлекләрдә яшибез, диде Рөстәм Миңнеханов, һәм без илләребезне, икътисадларыбызны тагы да якынайтыр барлык көчебезне куярга тиеш.
Рөстәм Миңнеханов Казахстан хезмәттәшләребезне зур бәйрәмнәре белән котлады – иртәгә, 6-нчы июльдә, Казахстанда Республика Президенты Нурсултан Назарбаевның туган көнен һәм башкала – Астана көнен билгеләп үтәчәкләр.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Казахстан спортчыларына Универсиада ярышларында уңышлар теләде. Мин ышанам ки, сезнең команда Универсиадада үзен лаеклы күрсәтәчәк, диде ул, Казахстан хезмәттәшләренә мөрәҗәгать итеп.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты искә төшергәнчә, 2017 елда Казахстанда кышкы Универсиада узачак, без бу мәсьәләдә хезмәттәшлек итәрбез дип уйлыйм, диде. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, мондый масштаблы уеннар уздыруда Татарстан бөтен тәҗрибәсен Казахстанга тапшырырга мөмкин.
Аннары хөрмәтле кунаклар Казахстан Республикасының Генераль консуллыгы ишек төбендәге символик тасманы кистеләр, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.